+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май 2023, 04:23

Укучыларын көчләгәнме?

Уфада тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервы балалар мәктәбе тренеры тоткарланган.

Укучыларын көчләгәнме?Укучыларын көчләгәнме?
Укучыларын көчләгәнме?

Аны ски-кросс ярышлары вакытында тәрбияләнүче кызларны көчләү һәм бозуда шикләнәләр.

SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, апалы-сеңелле ике чаңгычы әниләренә аларның ски-кросс буенча тренеры алар белән сәер эшләр башкарганын сөйләгән.

Өлкәне тугызынчы сыйныф укучысы 58 яшьлек Константин Леонтьевның берничә тапкыр ярышларга чыкканда аны тотклаганын хәбәр итә. Шулай ук, әнисе тренер аның бишенче сыйныф укучысы булган кече кызын көчләгән, дип белдерә.

Леонтьевны тоткарлыйлар. Сораштыру барышында ул барысын да таныган. "Азгын гамәлләр" һәм "сексуаль характердагы көч куллану" мәддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Тренер балалар белән 20 елга якын эшли. Аның тәрбияләнүчеләренең күбесе бу хәлләргә ышанмый, хәбәрне кире кага. Аның үзенең дә ике кызы барлыгы билгеле.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас