+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Мая 2023, 09:30

Заявка бирергә өлгер!

#МЫВМЕСТЕ өченче Халыкара премиясендә катнашу өчен заявка бирүгә ике атнадан азрак вакыт калды.

Заявка бирергә өлгер!Заявка бирергә өлгер!
Заявка бирергә өлгер!
Анда катнашып, үзеңнең социаль әһәмиятле проектыңа ярдәмгә 3 млн сум акча алырга мөмкин. Анда 14 яше тулган Русия гражданнары, НКО, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала.

Проектыгыз заявка биргән вакытка нәтиҗә күрсәтсә һәм 11 номинациянең берсенә туры килсә, катнаша аласыз. Алар арасында мәгариф, мәдәният, иреклелек, сәламәтлек, медиа, халыкка, хайваннарга, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм, туризм, экология һәм башкалар.

Җиңүче җәмәгать танылуын, 3 млн сумга кадәр грант, ил җитәкчелегенең махсус котлавын, "Гомумдәүләт проектлары партнеры" статусын, Русия буенча сәяхәт итү мөмкинлеген һ. б. алачак.

Заявканы 31 майга кадәр #премия мывместе.рф сайтында биреп өлгерегез!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас