+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 10:40

Китап бәйрәменә рәхим итегез!

Уфада үтәчәк беренче Халыкара китап ярминкәсе ниләр белән таң калдырачак?

Китап бәйрәменә рәхим итегез!
Китап бәйрәменә рәхим итегез!
26-28 майда Уфа халкын һәм башкала кунакларын зур вакыйга көтә: Уфада беренче тапкыр “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе узачак, аны үткәрү башлангычын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хуплады. Анда эре нәшриятлар, китап кибетләре, китапханәләр, букинистлар катнашачак, язучылар, рәссамнар, актерлар, драматурглар һәм сәнгать белгечләре белән очрашулар узачак. Ярминкәдә яңа нәшер ителгән иң кызыклы китапларны сатып алырга мөмкин булачак.

Кунакка кемнәрне көтәбез?

Уфадагы китап ярминкәсендә үз продукциясен йөзгә якын нәшрият тәкъдим итәчәк. Болар — Мәскәү предприятиеләре дә, мәсәлән, “Мәгърифәт”, “Этерна”, “Альма-матер”, шулай ук төбәкләрдән Дагстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Татарстан, Санкт-Петербургтан күп кенә дәүләт һәм шәхси нәшриятлар да. Якын чит илләрдән Белоруссия, Абхазия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан да китаплар сатып алу мөмкинлеге булачак.
Әлбәттә, укучыларны Уфа нәшриятлары да сөендерәчәк. “Республика Башкортостан” нәшрият йортының күргәзмәсен мотлак карарга чакырабыз.

Башкортстанның чигелгән картасы

Ярминкәнең беренче көнендә, 26 майда, кунаклар чын хәзинә — Башкортстанның чигелгән картасын күрә алачак. Аның презентациясе 12.30 сәгатьтә Акмулла сәхнәсендә узачак.
Карта — унлап оста, рәссам һәм дизайнерның берлектәге уникаль эше. Ул 1,5 х 2 метр зурлыктагы киндер тукымадан гыйбарәт, анда республиканың барлык 54 районы күрсәтелгән. Осталар төрле чигү техникасын кулланган, карта ярымкыйммәтле ташлар, сәйлән, тасмалар, күн, киез, алтын һәм көмеш җепләр белән бизәлгән. Ул күпмилләтле Башкортстанның бердәмлеген, аның бай мәдәни мирасын, хезмәттә һәм сәнгатьтә берләшү сәләтен ачык чагылдыра. Карта республика Башлыгы гранты исәбенә эшләнде.

Бәйрәм “йолдызлары”

“Китап-бәйрәм” уздырылган көннәрдә Уфада күп кенә “йолдызларны” күрергә мөмкин булачак. Болар — танылган язучылар, актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр. Мәсәлән, бүген 14.00 сәгатьтә Совет мәйданында укучылар белән детектив романнар авторы, сценарист, телевидение тапшырулары алып баручысы Татьяна Устинова очрашачак. Аның коллегасы Дарья Донцова иртәгә 15.00 сәгатьтә җанатарлары белән “Илһам, мәхәббәт, тәрбия турында” сөйләшәчәк. Шулай ук, шимбә 19.00 сәгатьтә танылган психолог һәм китаплар авторы Михаил Лабковский “Бәхет турында зур сөйләшү” үткәрәчәк. Русия Президенты киңәшчесе, Русиянең тарихи мәгърифәт буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский “Тарихны һәм туган як тарихын укытуны оештыру” темасына “түгәрәк өстәл”дә катнашачак.
Өч көн дәвамында да 17.00 сәгатьтә ярминкәнең төп сәхнәсендә “Йолдызлар белән укулар” узачак. Урыс классикасы әсәрләре буенча моноспектакльләрне актерлар Дарья Мороз, Даниил Спиваковский һәм Дмитрий Дюжев тәкъдим итәчәк.
Бу көннәрдә Уфада бөтен дөньяга танылган пианист Денис Мацуев концертлары да узачак. “Китап-бәйрәм”дә ул үзе турында “Жизнь на Crescendo” китабын тәкъдим итәчәк, аның авторы — Сергей Бирюков.

Ачык һавада кино

Кичләрен, 20.00 сәгатьтә, Совет мәйданының төп сәхнәсендә ачык һавада кино күрсәтеләчәк. 26 майда — Михаил Шолоховның шул ук исемдәге хикәясе буенча төшерелгән “Кеше язмышы” (1959 ел, режиссеры Сергей Бондарчук), 27 майда — Мостай Кәрим повесте буенча “Таганок отряды” (2021 ел, режиссеры Айнур Әскаров), 28 майда Александр Грин повесте буенча төшерелгән “Ал җилкәннәр” (1961 ел, режиссеры Александр Птушко) фильмнарын карарга мөмкин булачак. Оештыручылар вәгъдә итүенчә, ачык һавадагы кинотеатр күрсәтү һәм тавыш сыйфаты ягыннан шәһәрнең гадәти кинотеатрларындагы тамашалардан һич калышмаячак.

“Укыйбыз һәм ашыйбыз”

Ярминкә вакытында барлык мәйданчыкларда да төрле конкурслар, әдәби очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре узачак, балалар мәйданчыклары һәм яшьләр территорияләре оештырылачак.
“Укыйбыз һәм ашыйбыз” дигән гастрономия территориясе дә эшләячәк, анда илнең танылган аш-су осталары ризык әзерләү серләре белән бүлешәчәк. Мәсәлән, кондитер эше буенча китаплар авторы Елена Сучкова эремчектән “боҗра”лар һәм бриошь булкалары пешерергә өйрәтәчәк, барбекю буенча эксперт Николай Баратов тандырда итне дөрес пешерү серләре белән бүлешәчәк, ә монастырь ашлары буенча белгеч Олег Ольхов урыс ашларының онытылган рецептлары турында сүз алып барачак, популяр блогер Хәким Ганиев үзбәк пылавын пешерү буенча осталык дәресе үткәрәчәк.
Тәмле ашарга яратучы, бер үк вакытта сәламәтлекләре турында да кайгыртучы кешеләргә сәламәт туклану белгече Регина Доктор белән очрашуда мотлак булырга киңәш итәбез. Аның “Авырлыкны ничек тиз, хәвефсез һәм мәңгегә киметергә?” дигән темага лекциясе бүген 17.00 сәгатьтә Совет мәйданында узачак.
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: