+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2023, 16:55

"ГЕНТЕХ"ны беренче булып Башкортстан кабул итте

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров V «ГЕНТЕХ» гаилә фестиваленең пленар утырышында катнашты.

"ГЕНТЕХ"ны беренче булып Башкортстан кабул итте"ГЕНТЕХ"ны беренче булып Башкортстан кабул итте
"ГЕНТЕХ"ны беренче булып Башкортстан кабул итте
Ул «Бәхет территориясе» хәйрия фонды һәм республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Арт-квадрат» иҗат киңлегендә узды.

Форумның максаты - генеалогия һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә Русиянең иң яхшы проектларын, практикаларын һәм программаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Пленар утырышта танылган галимнәр, эшкуарлар, сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Фикер алышу алдыннан төбәк җитәкчесе тематик мәйданчыкларны карады, «ГЕНТЕХ» форумын оештыручылар һәм кунаклар белән аралашты. Биредә халык өчен лекорий, мастер-класслар зонасы оештырылган. Шулай ук чара кысаларында шәхси кабул итүләр сериясе узды, анда килүчеләр генеалогия өлкәсендә тарихчылардан консультацияләр алды.

Форум инициаторларының берсе, «Тормыш проекты» генеалогия үзәге җитәкчесе Виктория Салтыкова «ГЕНТЕХ» проектына инде дүрт ел булуын әйтте. 2023 елда мондый фестивальне Русия төбәкләрендә уздырырга карар иттеләр. Һәм аны беренче булып Башкортстан кабул итә.

Форумның пленар утырышында чыгыш ясаганда республика Башлыгы ассызыклаганча, Башкортстанда гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелде. Ләкин, хәзерге чорда, халыкка үз тарихын тирәнрәк өйрәнергә булышу бик мөһим.

- Мөгаен, Русия кешесенә үзенең шәҗәрә агачын белү мөмкинлеге никадәр мөһим икәнен исбатларга кирәк түгелдер. Шул ук вакытта без ниндидер вакыт эчендә, кызганычка каршы, Русиянең шактый зур өлешендә бу мәдәниятне югалттык. Иң яхшы очракта без ата-бабаларыбызны беләбез. Өченче-дүртенче буыннан арырак бармыйбыз. Бу революциягә кадәрге Русия өчен табигый булса да, – диде Радий Хәбиров. - Ләкин хәзер безнең җәмгыятьтә бу белемнәргә ихтыяҗ бар. Ул бик зур.

Төбәк җитәкчесе Башкортстан халыклары үсешенең буыннар дәвамлылыгы, ата-бабалар тарихына хөрмәт белән бәйле үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

- Безнең республика турында сөйләсәк, анда яшәүчеләрнең язмышы башка күчмә халыклар –казаклар, кыргызлар белән охшаш. Бездә, мәсәлән, Европадагы кебек үз шәҗәрәләрен өйрәнүдә ярдәм итүче тарихи матди объектлар юк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Әмма башкортларда «Шәҗәрә» дигән төшенчә бар. Димәк, башкортлар һәм башка күчмә халыклар үзләренең ата-бабалары турында архивларда күрсәтелгәннән күпкә тирәнрәк белгәннәр. Бездә шулай ук риваятьләр, эпослар бар. Болар барысы да безнең зур матди булмаган мирасыбыз.

Башкортстан Башлыгы форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм республиканың тикшеренү һәм мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуын өстәде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас