+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2023, 13:20

Китап бәйрәме дәвам итә

Бүген майданчыкларда бик күп чаралар, кызыклы очрашулар көтелә.

Китап бәйрәме дәвам итә
Китап бәйрәме дәвам итә

Бүген, 27 майда, Уфаның Совет майданында Китап бәйрәме үз эшен дәвам итә. Чараның программасы бай, монда чит илләрдән, Русия төбәкләреннән һәм, әлбәттә, үзебезнең республикадан 140ка якын нәшрият тәкъдим иткән басма продукцияне сатып алырга, төрле кызыклы очрашуларда катнашырга, осталык дәресләре, концертлар карарга һ.б. мөмкин.

Бүген дә бәйрәмгә килүчеләргә бай эчтәлекле программа әзерләнгән. 15.00 сәгатьтә Русия Герое М. Шәйморатов исемен йөртүче классларда белем алучы укучылар арасында узган "Туган төяк тарихы - шигырләрдә" конкурсының финалы башлана. Арытаба шушында ук Башкортстан язучылары үзләренең әсәрләрен укыячак, чарага билгеле блогерлар да җәлеп ителә.

18.00 сәгатьтән Русиянең атказанган артисты Даниил Спиваковский, Михаил Лабковский белән очрашулар үтәчәк. 20.00 сәгатьтә М. Кәрим әсәре буенча төшерелгән "Таганок" нәфис фильмын карарга чакыралар.

Колонналар залында бәйрәмнең эшлекле өлеше дәвам итә. Биредә милли нәшриятлар, матбугат басмалары вәкилләре катнашлыгында "түгәрәк өстәл"ләр планлаштырылган. Сөйләшүләр Русиядә нәшрият эшчәнлегенең проблемаларына, аларны чишү юлларын барлауга, китап ярминкәләре оештыруга, китапханәләр эшенә багышлана.

Мәйданда эшләгән лекторийларда 12.00 сәгатьтән кичкә кадәр психолог Наталья Чураева, язучы, психоаналитик Юлия Хәкимова, язучы Марсель Сәлимов, тележурналист Тимофей Баженов, комикслар остасы Андрей Дроздов белән очрашулар үтәчәк. Шулай ук башка мәйданчыкларда да кызык очрашулар, концертлар, балалар өчен уеннар, яшьләр өчен кичке күңел ачу чаралары гөрләп торачак.

Зөһрә Исламова фотосы. 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: