-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2023, 09:03

Утыз ел караганнан соң...

Уфада әнисе баласына кул салган.

Утыз ел караганнан соң...
Утыз ел караганнан соң...

Фаҗига башкаланың Затон бистәсендә була. 26 майга каршы төндә авыру улын 30 ел караган 64 яшьлек хатын коточкыч адымга бара.

Кайбер мәгълүматлар буенча, ул үзе үлемечле авыру белән авырый һәм өметсез адымга улын кайгыртучы булмаганга гына бара.

Хатын аны пычак белән чәнчегән, ә аннары үзенә кул салырга теләгән. Әнисе һәм улы белән бергә хатынның сеңлесе яшәгән. Ул иртән уянып, нәрсә булганын күргән һәм шунда ук ашыгыч хезмәтләр чакырган.

Пенсионер хатынны алып киткәннәре билгеле — ул исән. Аның 30 яшьлек улы вафат булган. Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: