+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Май 2023, 15:20

Уфада "1000 велосипедчы көне"ндә 25 мең кеше катнашты

"1000 велосипедчы көне" Уфада рекордлы санда катнашучыларны җыйды - 25 мең кеше, дип хәбәр иттеләр башкала мэриясе матбугат хезмәтендә.

Уфада "1000 велосипедчы көне"ндә 25 мең кеше катнаштыУфада "1000 велосипедчы көне"ндә 25 мең кеше катнашты
Уфада "1000 велосипедчы көне"ндә 25 мең кеше катнашты
Быел «1000 велосипедчы көне» үзенең унике еллык тарихында беренче тапкыр традицион киңкүләм велоузыштан түгел, ә профессиональ велоузышчылар һәм һәвәскәрләр арасында ярышлардан башланды.

15 чакрымга ярыш Башкортстанның иң көчле спортчыларын җыйды. Масс-стартта һәм индивидуаль ярышлар Октябрь проспектының юл өлеше буйлап узды.

"1000 велосипедчы" ярышы нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында Ольга Кондратенко җиңү яулады. Ир-атлар арасында иң көчлесе Данил Конотоп булды.

Велоколоннаны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Жебровский, шулай ук велоспорт буенча республика Олимпия резервы спортчылары җитәкләде.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас