+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2023, 23:00

Бу һөнәрне кызлар да үз итә

Рәссам, тегүче яисә дизайнер буласы урынга Кырмыскалы районы кызы Анна Яковлева эретеп ябыштыручы һөнәрен үз иткән, тагын бер елдан ул дипломлы белгеч булачак.

Бу һөнәрне кызлар да үз итә
Бу һөнәрне кызлар да үз итә
Кырмыскалы районының Антоновка авылында яшәүче кыз, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәр үзләштерү теләге белән Уфа шәһәренә юллана. Документларын медицина училищесына, автотранспорт техникумына һәм сәүдә-икътисад колледжына тапшыра – кая керә алам, шунда укыячакмын, ди ул. Уфа автотранспорт техникумына кабул ителгәч, башкаларындагы нәтиҗәләр белән кызыксынып та тормый. Ләкин монда уку күңеленә бик ошап бетми, шулай итеп, ике ел укыганнан соң, тагын бер кискен борылыш ясап, Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы студенткасы булып китә.

– 17 яшьлек кыз, эретеп-ябыштыручы буласым килә дигәч, без баштарак аптырап калдык. Әйе, бу һөнәргә ихтыяҗ зур, ләкин кыз баланың шундый омтылышы безне гаҗәпләндерде. Ул төркемдәге берәр егет ошый микән әллә, дип тә уйладык. Укулар башлангач та аны даими күзәтеп тордык. Ләкин барлык шикләребез юкка булган. Коллективка ул бик тиз ияләшеп китте, егетләр дә аны ихтирам итә. Кыскасы, үз төркемендәге егетләр арасында бердәнбер кыз булуга карамастан, анда ул үз кеше, – ди Кырмыскалы филиалы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Гәрәева.

“Нигә шундый һөнәр сайларга булдың? Нәселегездә эретеп ябыштыручылар бармы әллә? Әти-әниең бу һөнәрне сайлауга каршы булмадылармы?” Минем бер-бер артлы яудырган мондый сорауларга кыз елмаеп, тыныч кына җавап бирде.
– Әлбәттә, әти-әниемә, эретеп ябыштыручы буласым килә, дигәч, баштарак “кызлар өчен бу һөнәр хәвефле” дип үгетләп тә карадылар. Ләкин ныклы карар кабул итүемне аңлагач, каршы килмәделәр. Хәзер инде киңәшләр биреп, ярдәм итеп торалар, – ди ул.

Бүген инде Анна Яковлева – колледжның горурлыгы. Укытучыларының һәрберсе аның турында мактау сүзләре яудыра: тыйнак, тырыш, акыллы... “Асылташыбыз” диләр аның турында.
– Үземә гомеремдә эретеп ябыштыручы ике хатын-кыз белән эшләргә туры килде. Ир-егетләр һөнәре дип саналса да, хатын-кызлар байтак эшләрне күпкә яхшырак, матуррак башкара. Ләкин укытучы булып эшләү дәверемдә бу – беренче очрак. 111 укучым арасында бердәнбер кыз барлыкка килүенә мин дә гаҗәпләнеп калдым. “Ничек эшләр икән? Ташлап китмәсме?” кебек сораулар мине дә урап узмады. Беренче дәресне яхшы хәтерлим, – ди практик өлешне алып баручы Радик Кәримов.
Кыз өчен дә ул дәрес онытылмаслык хис-тойгылар калдырган. Үзе әйтүенчә, шул дәрестән соң бу һөнәрне тагын да ныграк ярата башлаган һәм аны сайлавына сөенеп бетә алмый.
– Без баланы атларга өйрәткәндә кулларыннан тотабыз, балалар бакчасына да җитәкләп алып барабыз. Аня белән булган очракта, шулай ук, мин дә кулларыннан тотып, бергә эшли башладык. Хәзер кулыңны җибәрәм, үзең генә эшләп кара, дим. Курыксам да, җайлап кулымны алам, ә ул берни булмагандай эшен дәвам итә. Кулыннан килә бит! Әнә, кулына эретеп-ябыштыру аппаратын беренче тапкыр алуына карамастан, җөйләр тигез килеп чыга. Үзем аңа күрсәтми генә эчемнән сөенәм. Шулай да ышанып бетә алмыйм. Беренче тапкыр, бәлки, ялгыш кына килеп чыккандыр, дим. Икенче дәрестә дә шундый ук нәтиҗә. Кайберләрне өйрәтәсең-өйрәтәсең, килеп чыкмый. Ә монда! Шунда ук эләктереп ала! – ди Радик Гыйззәт улы, укучысы белән горурланып.

Аргон белән эретеп-ябыштыру турында ишетеп, аның белән дә кызыксына башлый Аня. Радик Гыйззәт улы аның нечкәлекләрен аңлаткач, кыз инде анысын да үзләштергән. Шулай итеп, ярты елдан соң төрле бәйгеләрдә катнаша башлыйлар. Беренчесеннән үк уңышларга ирешеп, 3нче урын алып кайталар. Бу барысы өчен дә көтелмәгән хәл була. Бәйге артыннан бәйге, һәм һәрберсе уңышлы! Русиядәге иң күләмле ярышларның берсе исәпләнүче “Профессионаллар” һөнәри осталык бәйгесе дә кыз өчен үзен күрсәтү, күп нәрсәгә өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Сайлап алу турын үтеп, анда җиңү яулаган биш кеше арасында финалга чыга һәм катнашучы сертификатына ия була. Бу да аз түгел: ике мең ярымнан артык кеше арасында финалга эләгү 19 гына яшьлек кыз өчен зур уңыш ул!
Тагын бер елдан кыз дипломлы белгеч булачак. Аннан инде үз һөнәре буенча әтисе кебек Себер якларында эшләргә ниятли. Хәзер инде ярымавтомат, аргон, электр белән эретеп ябыштыруны яхшы үзләштергән, алдагы ел эчендә ул тагын да белемен һәм осталыгын арттырачак әле.

Гомумән, Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы – байтак кешеләргә томышта үз урыннарын табарга мөмкинлек биргән бай тарихлы уку йортларының берсе. Бүген дә биредә борынгы йолаларга тугры калалар. Марат Әбүбакиров җитәкчелегендәге коллектив заман белән бергә атлый һәм үз студентларына төпле белем бирә. Эретеп ябыштыручылар исә практиканы “Монолит”, “Кармет”, “Кировец-Уфа” кебек эре оешмаларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үтә һәм шунда ук эшкә дә кала. Шулай, узган елда әлеге уку йортын тәмамлаган Илсур Бәширов бүген Кабак авылы янында ачылган “Кировец-Уфа” предприятиесендә эшләп йөри. “Абилимпикс” чемпионатында да ике ел рәттән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте егет. Быел Халит Йосыпов һәм Радик Кәримовның укучысы анда 1нче урын алып, тиздән әлеге күләмле бәйгедә республика данын яклап чыгыш ясаячак.
Әйе, бер генә эш тә җиңел түгел, ләкин ул күңелеңә ошый икән, аны башкарудан зур кинәнеч кичерәсең. Менә бит Анна Яковлева да эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә һәм киләчәккә бик күп хыяллар, уй-ниятләр белән яши. Йөргән таш шомара, диләр, нечкәлекләренә эшли-эшли өйрәнәсең. Ә инде хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һәм ТОП-50 һөнәрләр исемлегенә кергән бу һөнәрне сайлаган егетләр һәм кызлар беркайда да югалып калмаячак.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: