+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2023, 22:05

Үтәймуллада чик сакчыларына һәйкәл ачылды

Чик сакчылары көне уңаеннан Авыргазы районы тарихына тагын бер истәлекле вакыйга язылды – Үтәймулла авылында төрле буын чик сакчыларына һәйкәл ачылды.

Эльвира Ямалетдинова
Фото:Эльвира Ямалетдинова

Авыргазылыларның шатлыгын уртаклашырга күрше Гафури һәм Кырмыскалы районнарының чик сагы ветераннары да җыелды. Шуны да билгеләп үтәсе килә: күрше районнарда яшәүче чик сагы ветераннары бер-берсен үзләрендә узган чараларга даими чакырып торалар. Аларның хәрби туганлыгына, аның көченә хәйран калырлык. Менә бу юлы да кырмыскалылылар бирегә зур колонна белән килде.

Һәр эшне Ходай ризалыгы белән башлап җибәрергә кирәк, шулай булганда аның нәтиҗәсе дә куанычлы була. Менә үтәймуллалылар да тәүге сүзне авылның имам-хатыйбы Фоат хәзрәт Гыйбадуллинга бирде.

Шулай ук җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Азат Әлимбәков, районның Ветераннар советы рәисе Рамил Асулов, Нагадак авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Баязитов, Кырмыскалы районындагы запастагы чик сагы вететераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Маннанов һәм башкалар сәламләде.

Барлык буын чик сакчыларына дигән стела лаеклы урынын тапты. Авыл биләмәсе башлыгы билгеләвенчә, ул бер елда сафка кертелгән. Узган елда чик сакчылары шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткәч, район хакимияте һәм архитектура бүлеге вәкилләре белән килеп, аның урынын билгеләгәннәр. 30 еллап элек мәктәп ихатасында урнаштырылган зур таш яны хәзер чик сакчыларына җыелышып, хезмәт иткән чорларын, хәрби дусларын искә алу урыны булачак. Рәфис Нәҗип улы бу изге эшне башлап җибәргән һәм барлык чыгымнарны үз өсләренә алган Җәмил Булатов, Хәбир Ильясов, Филарит Булатовка рәхмәтләрен җиткерде.

- 28 май – батырлык, кыюлык, намус һәм Туган илгә чиксез сөюне гәүдәләндергән көн. Чик сакчылары илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген сагында батырларча көрәшкән, бүген дә үз постларында уяу торалар һәм бердәмлекләре белән дә үрнәк күрсәтәләр. Сезнең үрнәктә яшь буын тәрбияләнә. Бу бүгенге көндә аеруча мөһим. Әлеге чарада күршеләребезнең катнашуы аеруча куанычлы. Бу исә илебез өчен гади булмаган чорда безнең берләшүебезне, бер изге эш башкаруыбызны күрсәтә, – дип билгеләде Азат Рифхәт улы.

Районның Ветераннар советы рәисе, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, патриотик эшчәнлектә актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләде.

Ут күршеләр – кырмыскалылылар да буш кул белән килмәде. Рөстәм Маннанов, бәйрәм белән котлап һәм изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды. Рөстәм Фәйзрахман улы билгеләвенчә, чик сакчыларының изге эшләрен аларның гаиләләре дә хуплап һәм ярдәм итеп тора. Шуңа Кырмыскалы районында аларның тормыш юлдашларын тәрбрикләү дә күркәм йолага әверелгән.

- Бу һәйкәл белән генә чикләнмәгез, шушы юнәлештә эшегезне дәвам итегез, - дигән теләкләрен җиткерде Рөстәм Фәйзрахман улы, мондый изге эшләрнең мөһимлеген һәм аларның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятлеген билгеләп.

Митингта катнашучылар хәрби хезмәттә һәлак булган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр салды. Стела ачу һәм чик сагы гаскәрләренең 105 еллыгына багышланып уздырылган тантаналы чара урындагы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән патриотик рухтагы концерт программасы белән үрелеп барды.

Һәйкәл ачу күңелле вакыйга буларак истә калыр. Бу символ алга таба да төрле буын чик сакчыларын берләштерәчәк. Шул ук вакытта ул Үтәймулланың бизәге генә түгел, ә яшьләр өчен тәрбия һәм хәтер урыны да булачак.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: