+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Май 2023, 10:10

"Табылды. Исән!" - Нинди кадерле сүзләр!

Уфада 28 майда «БашРегионСпас» төркеме волонтерлары берничә кечкенә баланы эзләп тапкан.

"Табылды. Исән!" - Нинди кадерле сүзләр!"Табылды. Исән!" - Нинди кадерле сүзләр!
"Табылды. Исән!" - Нинди кадерле сүзләр!
Шуларның берсе - 9 яшьлек малай - урамга чыгып гаип булган. Билгеле бер кайтыр вакытта ул кайтмагач, әти-әнисе улларын үзләре таба алмаган һәм эзләү-коткару отрядлары волонтерларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Тиздән волонтер малайны эзләп тапкан. Баланы әти-әниләренә тапшырганнар, алар волонтерларга оперативлык һәм ярдәм өчен рәхмәт белдергән.

Биш минуттан соң тагын ике гариза килгән: 11 яшьлек кыз һәм апалы-сеңелле ике бала югалган. Мәгълүмат җыю барышында соңгыларының табылганлыгы турында мәгълүмат килеп ирешкән.

"Кызны эзләү башланды. Берничә волонтер урынга чыкты. Бәхеткә, шул арада кызны әтисе тапкан. Ләкин безгә барыбер оперативлык һәм булганыбыз өчен рәхмәт белдерделәр. Бер сәгатьнең нәтиҗәсе - өч эзләү, дүрт бала. Дүрт тапкыр "Табылды. Исән!» дигән кадерле сүзләрне ишетү куанычлы", - дигән волонтерлар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас