+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2023, 10:35

“Башкортстан - туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Эксперт Урал» эшлекле журналына интервью бирде, анда төбәк икътисадының дүртенче ел рәттән ни сәбәпле үсүен, аның идарә командасының төп бурычы нинди булуын, Башкортстан бизнесы Белоруссия бизнесы белән ничек интеграцияләнүен, төбәк туриндустриясенең нинди төп юнәлешләр буенча үсеш алуын сөйләде.

“Башкортстан - туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе”“Башкортстан - туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе”
“Башкортстан - туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе”
- Башкортстан - туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе. Өстәвенә, монда теләсә кайсы сезонда ял итәргә мөмкин. Республиканың туристлык инфраструктурасын үстерү планнары нинди? – дигән сорау бирелде.

- Эчке туризмны үстерү өчен шартлар тудыру - ул дәүләт сәясәте, ул берничә юнәлештән тора. Беренчесе - туристик навигация. Дүрт ел элек Башкортстан кунаклары туристик навигациянең бер генә билгесен дә күрмәгәннәр. Хәзер без өч мең шундый билге урнаштырдык, - диде Радий Хәбиров. - Икенчесе - юл буе сервисы. Республика буенча, кагыйдә буларак, автомобильдә сәяхәт итәләр. Ашарга, кул юарга, ял итәргә кирәк. Элек бер-ике сәгать барасың - туктар урын юк. Хәзер бездә юл буе сервисына ярдәм итү программасы бар: җир участокларын торглардан башка бирәбез, инженерлык коммуникацияләрен субсидиялибез. 2024 ел ахырына өстәмә рәвештә юл буе сервисының 500 объектын ачу бурычын куябыз.

Туристларны җәлеп итү өчен республиканың туроператорлары төрле юнәлешләрнең яңа маршрутларын эшли: музейларга бару белән бәйле мәдәни-танып белү маршрутлары, башкорт халкының гореф-гадәтләре элементлары булган этнографик маршрутлар, геопарк, спелеотур, атлы һәм башкалар.

2023 елга республика туризм өлкәсендә 60тан артык проектны гамәлгә ашыруга 335,5 млн. сум. федераль акчаларны җәлеп итә алды.

Без илдә беренче булып геопарклар турында төбәк законын кабул иттек. Махсус саклана торган табигый территориядән аермалы буларак, геопаркта туристлык инфраструктурасы булдырырга һәм туристларны җәлеп итәргә мөмкин. Башкортстанда ике геопарк - "Торатау" һәм "Янган-Тау" формалашкан. Өстәвенә, "Янган-Тау" элеккеге Советлар Союзы территориясендә беренче булып ЮНЕСКО геопаркларының Глобаль челтәренә керде. Геопарклар инфраструктурасын үстерүгә инвесторларны актив җәлеп итәбез, шул исәптән этнотуристик комплексларны да үстерәләр.

Халыкара дәрәҗәдәге эре туристик һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре төзибез. Бөрҗән районында “Шүлгән-таш” музей комплексы ачылды. Быел Чишмә районында булачак Евразия күчмә цивилизацияләр үзәге мәйданчыгын үзләштерә башладылар. Ел ахырына кадәр анда визит-үзәк барлыкка киләчәк. Бу объектлар киләчәктә тармак бизнесын җәлеп итү мәйданчыгы булачак.

Шунысын да билгеләп үтәм, Башкортстан илдә беренче булып балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, инвалидлар һәм пенсионерлар өчен социаль турлар программасын башлап җибәрде. 2020 елдан республикада «Башкортстан озын гомере. Туризм» проектын уңышлы гамәлгә ашырабыз. Әлеге программа буенча 20 мең пенсионер республика территориясе буйлап сәяхәт итә алды, ә бу елдан - Беларуссия дә. Без аларга автобус өчен түләүне субсидиялибез, бушлай гид бирәбез.

Сәнәгатьне үстерүдәге кебек үк, төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыруга комплекслы рәвештә киләбез, Башкортстанның матурлыгын анда яшәүчеләргә генә түгел, бөтен русиялеләргә дә ачабыз.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас