+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2023, 11:10

Наркотикларга каршы айлык башлана

Бөтенрусия наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы старт ала.

Наркотикларга каршы айлык башланаНаркотикларга каршы айлык башлана
Наркотикларга каршы айлык башлана
Наркотикларга каршы айлыкның төп бурычлары - наркомания һәм наркоҗинаятьчелек проблемаларына игътибарны җәлеп итү, балигъ булмаганнарның наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү; балаларны һәм үсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, балалар һәм яшьләр белән наркотикларга каршы комплекслы профилактик эшне оештыру.

Наркомания проблемасы бүген безнең һәрберебезгә кагылырга мөмкин. Без аның турында еш сөйлибез, матбугатта укыйбыз, Русиянең төрле шәһәрләрендә гаиләләрдә, мәктәпләрдә наркотиклар куллану нәтиҗәсендә булган фаҗигаләр турында ишетәбез. Киеренкелек, стресс, билгесезлек, тотрыксызлык яшь буында наркотикларны куллану теләге тудыра.

Айлык дәвамында гомуми белем бирү оешмаларында үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнарда тәмәке тартуга, алкогольгә, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән профилактик әңгәмәләр, лекцияләр, тренинглар уздыру планлаштырыла. Укучыларга наркотикларга каршы юнәлештәге видеороликлар һәм фильмнар күрсәтеләчәк. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина оешмаларының амбулатор-поликлиника бүлекчәләрендә бушлай, аноним консультацияләр һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр, шул исәптән табиб-психиатр-нарколог һәм медицина психологы консультацияләре бирү максатыннан «Ачык ишекләр көне» акцияләре узачак.

Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны ачыклау һәм туктату өчен балигъ булмаганнар күпләп җыелган урыннарда рейдлар узачак. 26 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган барлык чаралар мәгариф һәм яшьләр оешмалары, мәдәният учреждениеләре һәм профилактика субъектлары белән берлектә оештырылачак.

Наркотикларга каршы айлык кысаларында 8 (347) 266-03-88 телефоны буенча 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "ышаныч телефоны" эше оештырылачак. Айлык чаралары шушы елның 1 июленә кадәр үткәреләчәк.

Фото: mk.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас