Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә игъланнар куя башлады.
Ул үзенең – сәхнә, улының чыгарылышта кигән костюмнарын мохтаҗ кешеләргә бушка бирүләре турында хәбәр итә. Пинжәк-чалбарларны нибары бер генә тапкыр кигәннәр икән.
Ә монысы - укучы балалар өчен киштәләре белән компьютер өстәле. Аны да кирәк кешегә бирәбез, ди җырчы. «Балаларын ялгыз тәрбияләп үстерүче әниләргә, ятимнәргә булса, яхшырак», – ди Әнвәр.
Кирәк кешеләр табылыр ул. Үзләренә дә савап. Бәлки Әнвәрнең фанатлары алыр. Русия җырчыларының киемнәрен аукционнарда да саталар бит әнә...