

Илморза авылында яшәүче 37 яшьлек кешедән балык тоту ятьмәсе, көймә һәм законсыз тотылган балык тартып алынган.
Күпчелек кеше өчен балык тоту - яхшы хобби, кемдер өчен спорт, кемдер өчен бушлай балыклы булу мөмкинлеге. Уылдык чәчкән чорда балык тоту ярдан кармак белән генә рөхсәт ителә. Кайберәүләр бу кагыйдәне санга сукмый һәм сулыкка ятьмә ташлый.
Кушнаренко районында да шундый ук хәл була. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ятьмәсе ярдәмендә балык тоткан җинаятьче тоткарланган. Илморза авылында яшәүче 37 яшьлек кешенең машинасында резина көймә, ятьмә һәм законсыз рәвештә тотылган кәрәкә балыгы булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир «Барское» күленә килгән. Үзенең резина көймәсендә 50 метр озынлыктагы ятьмә белән балык тоткан.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Русия Җинаять кодексының 256нчы мәддәсе өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәзаны күздә тота.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: 15 июньгә кадәр республика территориясендә, ярдан бер кармак белән тотудан тыш, һәвәскәр балык тотуны тыю гамәлдә.
Фото: https://vsegda-pomnim.com/