+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2023, 11:40

Син безнең әни түгелме?

Сабыйларга әти-әни эзлиләр.

Син безнең әни түгелме?
Син безнең әни түгелме?

Артем, Илмир һәм Вилүр исемле өч малайга сыеныр гаилә кирәклеге турында төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.

“Бу балаларның үзенчәлеге шунда – алар дус һәм бердәм. Һәр нәрсәдә бер-берсенә ярдәм итәләр”, – диләр ведомствода.

Артем беренче сыйныфны тәмамлаган. Ул иң өлкән бала буларак, энекәшләрен хәстәрли, өйрәтә, ярдәм итә, яклый. Укытучылар аны яхшы, сәләтле һәм аралашучан бала дип бәяли. Үз яшенә карата җитди бала, диләр.

Илмир изге күңелле, елмаючан бала. Даун синдромы дигән диагноз куелган. Логопед белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә сөйләшә башлаган.

Вилүр – төпчек бала: аңа бар нәрсә кызыклы. Акыллы, аралашучан, үз яше өчен бик яхшы сөйләшә. Ул бик кыю да икән – педагоглар әйтүенчә, Вилүр һәрвакыт Илмирны яклап чыга.

Әлеге вакытта балаларның әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бәлки, киләчәктә ул үз хокукларын тергезә алыр дигән ышаныч бар. Әмма балаларга бүген гаилә кирәк.

“Малайлар беркайчан да балалар йортында яшәмәгән һәм алар анда барып эләкмәс дип өмет итәбез”, – диләр министрлыктан.

Сабыйларны тәрбиягә алу белән кызыксынучылар булса, 8(347)51-3‑13-39 яки 2-21-92 телефон номерларына шалтыратырга мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: