

"Бездә бүген бәйрәм - "Шакмай чишмәсе" буеннан яңа урыннарны төзекләндереп, ачып җибәрделәр. Авыл халкына нык ошады.
Эш урыннары, мәктәп, колхоз булмагач, үзебез башка җиргә йөреп эшләргә мәҗбүр булгач, авыл бетәр, дип курккан идек. Без кайтуга авыл сүнеп, интегеп ятмый. Ямьле, матур булып безне көтеп тора.
Авыл Советы, аның җитәкчесе тырыша. Шушындый күркәм бәйрәмнәр оештыра, авыл карала, төзекләндерелә, таралып ятмый", - ди фото һәм видеолар авторы, гәзит укучыбыз Илфир Садретдинов.