6 июньдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Медиайын» III медиафорумы узачак.
Анда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм танылган федераль спикерлар катнашачак. Төп тема: "Медианың киләчәге. Акыл өчен көрәш".
Спикерлар халыкара һәм безнең медиакиңлектәге вәзгыять, мәгълүмати сугыш, төп патриотик кыйммәтләр формалашу турында сөйләячәк.
Медиафорум Башкортстан Башлыгының грантлар фонды ярдәме белән узачак. Оештыручылар - Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Журналистлар берлеге.