Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, быел эссе җәй көтелә, димәк, республика елгаларында һәм күлләрендә ял итүчеләр саны күп тапкыр артачак. Бу очракта су объектларындагы вакыйгаларны контрольдә тоту җиңел булмаячак.
Андрей Назаров ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан ачык пляжлар саны буенча Идел буе федераль округында алдынгы позициядә тора.
- Агымдагы елда 60 муниципаль берәмлек территориясендә 148 пляж ачу планлаштырыла, шул исәптән узган елда ачылган 123 пляж һәм 25 өстәмә пляж. Былтыр республикада 55 муниципаль берәмлектә 126 махсус җиһазландырылган пляж ачылды, – диде Министрлар кабинеты башлыгы.
Башкарылган эш турында тулырак мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов җиткерде.