+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 Июня 2023, 10:05

Соль-Илецкига барабызмы?

Тоз күленә баручылар быел төрле фикерләр белдерә.

Соль-Илецкига барабызмы?Соль-Илецкига барабызмы?
Соль-Илецкига барабызмы?

Соль-Илецк Ырынбур өлкәсендә шифалы тозлы күлләре белән дан тота. Ел саен шәһәргә бик күп ту­ристлар килә. Безнең халык та читтә калмый, чөнки бу – республика өчен иң якын курорт.

Туганнарым, танышларым арасында да ел саен шунда йөрүчеләр бар. Буыннары сызлаган кеше шифасын да таба. Мактыйлар да. Быел анда хәлләр ничек икән, дип, социаль челтәрләрдә халыкның шушы хактагы фикерләре белән таныштым.

Мин укыган сайтка керүчеләрнең күбесе курортны тәнкыйтьли. Бөтен картинаны укучыларның берсе җентекле тасвирлаган. Аның сүзләренчә, күл янында пычрак, антисанитария хөкем сөрә, бигрәк тә бәдрәфләргә керерлек түгел.

“Санэпидемстанция һәм “Роспотребнадзор” кая карый? Тирә-якта антисанитария! Бәдрәфләр барысы да шакшы, бөтен ишекләр дә ябылмый, тирә-юньдә дымлылык һәм пычрак, таеп егылудан куркасың, сабын да, бәдрәф кәгазе дә, хәтта чүп савыты да юк. Бәдрәфтә укшытырлык ис, ә аның янында эчемлекләр һәм пончиклар сатыла торган киоск тора. Бер җылы душ та юк. Туңдырма артыннан озын чират тордык, ә безгә: “Кулакчага сатмыйбыз, карталар буенча гына, безгә чеклар кирәкми”, – диделәр. Тозсыз күлләргә керү мөмкин түгел, барысы да ләм, баткаклык һәм суүсемнәрендә, ә ис, әйтерсең лә канализациягә керәсең. Территориядә урнашкан радиорубкага мөрәҗәгать итәргә теләгән идек, ләкин анда беркем дә юк, озак көтеп торып киттек. Аттракционнар эшләми, күпләрен әле генә ремонтлый һәм җиһазларын урнаштыра башлаганнар... Нинди тәртипсезлек... Хакимият һәм контроль органнары кая карый? Мондый курортны ничек ачарга һәм моның өчен кешедән кергән саен 350 сум алырга мөмкин?” дигән комментарий авторы.

Порталның күп кенә укучылары бу фикер белән килешә. Күпчелек шундый ук сүзләр язган. “Күз алдына китерегез: бу күлләрдә даими рәвештә бихисап халык коена, ә бу диңгез дә, океан да түгел. Барлык пычрак, аккан тир кечкенә сулыкларда кала. Нәрсәгә анда чит микробларны җыеп чыгарга! Шулкадәр озак барырга кирәк, җитмәсә!” – дигән бер укучы.

Портал кунакларының берсе курортка килгәч, бөтенләй авырып китә. “Бер тапкыр булдым, ошамады, кыйммәт, пычрак, бернинди сервис юк, акча гына суыралар. Су коенганнан соң инфекция йоктырдым, өйдә дәваланырга туры килде. Ирем ел буе миннән көлде, дәваланырга барып, чирләп кайттың, дип. Беркемгә дә киңәш итмим”, – ди бу укучы.

“Беренче тапкыр биредә 2015 елда 3 көн булдык.Тоз ярда да, күл төбендә дә бар иде. Шуннан соң бер ел буыннар авыртмады. Ел саен йөри башладык. Ләкин 2016-18 елларда барганнан соң дәвалау үзлекләре югалганын сиздек. Ә барысына да күл хуҗаларының күбрәк кешене җәлеп итү максатыннан территориягә һәм күл төбенә вакташ һәм ком тутыруы сәбәпче. Кешеләр кызынырга түгел, дәваланырга бара. Ә ком тозның суга керүен тыйды. Суда тоз концентрациясе кискен кимеде. Яңгырлар һәм эрегән кар сулары күлнең күләмен тулыландыра, ә тоз ком катламы астында ята. Шәхсән минем нәтиҗә: анда башка барудан файда юк!” – дигән нәтиҗә ясаган берәү.

“Монда ерактан килгән кешеләрне аңламыйм. Сез үзегездә мондый пычрак күл таба алмыйсызмы? – дип аптырый шушында яшәүче кеше. – Шулкадәр акчага? Сез кемне баетасыз? Сезон дәвамында алар көненә 3 миллионнан 9 миллион сумга кадәр акча җыя. Сервистан: сусыз фонтаннар, салкын су белән ачык душ һәм коточкыч бәдрәфләр. Сезнең йорт янындагы теләсә нинди турбаза күпкә яхшырак, үз төбәгегездә ял оештыручыларга ярдәм итегез.

Әмма сайтка керүчеләрнең бер өлеше, киресенчә, Соль-Илецк курортын яратуын билгели. “Мин узган елда августта ял иттем, бик ошады, юл белән бергә уртача 2000 сумнан артык түгел”, – дип яза портал кунагы. “Миңа Соль-Илецк ошый. Аеруча бром күле”, – дигән тагын бер укучы.

“Төрле елларда 5-6 тапкыр булдык, хәзергене һәм элеккене чагыштырып булмый, әлбәттә. Монда Сочи белән чагыштыралар, юк, бернинди чагыштыру булырга тиеш түгел. Соңгы тапкыр Сочида булганда һәр 3-4 көн саен яңгыр яуды, диңгез пычрак, су коенырга ярамый, пляж пычрак. Ә монда, күлләрдә, яңгыр яуса да пляж зыян күрми, су пычранмый. Мондый тоз концентрациясендә бер генә зәхмәт тә исән калмаячак, һәм инде әйтсәм әйтим: кешеләр монда билгеле бер проблемалар белән дәваланырга килә, һәм аларга иң мөһиме – сәламәтлекләрен тергезү, ә уңайлылык икенче планда”, – дип язган берсе.

“Халык күп җыела торган урыннарда су коенырга теләмәүчеләр өчен күңел ачулар, учреждениеләр, SPA-хезмәтләр күп, сауналар, су таулары, канат юлы бар, гомумән, күңелгә ятышлы ял табарга мөмкин. Сәламәтлекләрен яхшыртырга килүчеләр өчен Соль-Илецк – иң яхшы вариант! Анда күлләр күп: тозлы, тозсыз, минераль, ләмле, хәтта бөҗәкләр белән дә бар! Нәтиҗә искиткеч, баш авырту, артрит, тире авырулары турында онытачаксыз”, – дип мактаган курортны бер кеше.

“Туган ягым – гөлләр иле, гөлләр-сөмбелләр иле”, – дигәнме әле шагыйрь? Ә нинди елгалар, күлләр иле Башкортстаныбыз! Тоз күле үзебездә дә бар. Куергазы районындагы тозлы Якут күле Соль-Илецкидан нәрсәсе белән кайтыш? Якынлыгы, чисталыгы белән булса гына инде.

Тоз күленә барыргамы-юкмы, кайсысын сайларга үзегез хәл итегез. Барган очракта фикерләрегез белән уртаклашырга онытмагыз.

Фото: www.drive2.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас