Көн тәртибендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү, дәүләтнең социаль башлангычын гамәлгә ашыру, шулай ук Башкортстан Башлыгы каршындагы төбәк Советының тормыш сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча эшчәнлеге. Исегезгә төшерәбез, республикада мондый институт 2023 елның апрелендә оештырылган иде.
Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры билгеләп үткәнчә, Башкортстан дәүләт социаль башлангычын гамәлгә ашыру, төбәк социаль стандартын кертү буенча лидерлар арасында.
Моннан тыш, соңгы ике елда Башкортстан тормыш сыйфаты рейтингында 15 позициягә күтәрелде. Ә Инвестицион климат торышының дәүләт рейтингында республика Русия төбәкләре арасында бишенче урынны саклый.
- Без сезнең тәкъдимнәрегезгә бик игътибар итәбез. Шул ук вакытта яңа инвестицияләр җәлеп итү буенча яңа кызыклы тәкъдимнәр формалаштырабыз, алар киләчәктә АСИ программалары аша башка төбәкләргә таратылачак.
Без дәүләт социаль башлангычын гамәлгә ашыру буенча беренче пилот төбәкләрнең берсе булдык. Безнең өчен бу программа бик мөһим. Күп эш урыннары булдырырга, инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин, ләкин әгәр кешеләр территориядә үзләрен уңайлы хис итмәсә, хакимиятнең кешелекле мөнәсәбәтен тоймаса, боларның барысы да мәгънәсез.
Дәүләт социаль башлангычы безгә булган бюрократик киртәләрне аңларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без бу проектта актив катнашачакбыз, - диде Радий Хәбиров.