+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 июнь 2023, 08:45

Акъярда Русиянең яңа рекорды куелды

Акъярда Сабан туе вакытында илдә иң зур корыт әзерләү буенча Русиянең яңа рекорды куелды.

Акъярда Русиянең яңа рекорды куелдыАкъярда Русиянең яңа рекорды куелды
Акъярда Русиянең яңа рекорды куелды

«Сабантуй-2023» бәйрәме кысаларында «Корыт бәйрәме» этно-фестивале узды. Хәйбулла районының һәр авыл биләмәсе конкурс кысаларында башкортларның популяр милли продуктларының берсе булган корыт күргәзмәсен әзерләде.

«Хәйбулла җәйләве» хуҗалыгында милли продуктны әзерләү һәм саклау процессы күрсәтелде. Фестивальнең иң якты мизгеле илнең "Русиядә иң зур корыт" рекордын кую булды. 442,6 килограмм авырлыктагы корытны “Русия Рекордлар китабы” эксперты теркәде.

Корыт киптереләчәк һәм хәрби хезмәткәрләргә СВО зонасына җибәреләчәк.

Фото: Хәйбулла районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас