

Бу хакта "ВКонтакте" челтәрендәге "Язмыш чатында" (https://m.vk.com/yazmysh) сәхифәсендә болай язалар: "Бәяләр белештек әле. Артист чакырыргамы, әллә үзең җырлыйсы һмы шунда" Безнең халык сабантуйда концерт карарга ияләнеп бетте инде ул. Спонсорларга рәхмәт дими, ни диярсең...
Алар үз бәяләрен әйтергә атлыгып тормый, шуңа күрә оештыручылардан, авыл биләмәсе башлыкларыннан белештек. Үзебез ачыклый алган кадәрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.
Рәсим Низамов – 40 мең,
Лилия Хәйруллина – 50 мең,
Зөлфәт Зиннуров – 50 мең,
Чәчкә — 60 мең,
Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова – 100 мең,
Ришат Фазлыйәхмәтов – 100 мең,
Рамил Шәрәпов (Шәрәпҗан) – 120 мең,
Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Миләүшә Закирова – 130 мең,
Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар – 150 мең,
Марат Яруллин — 150 мең,
Илмира Нәгыймова — 150 мең,
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева – 150 мең,
Зинира-Ризат Рамазановлар – 300 мең,
Әнвәр Нургалиев – 450 мең,
Илсөя Бәдретдинова — 500 мең,
Фирдүс Тямаев — 700 мең.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар, әлбәттә, шулай да... Булдык былтыр йөзләрчә мең сумлык шундый бер концертта. Үзләре корган сәхнәдә, беркатлы авыл халкына бара инде, диделәр микән...