Таһир Вилдановның исеме районда гына түгел, аннан читтә дә яхшы таныш. Аның хикәяләре, юморескалары, авыл кешеләре турында язылган җылы эчтәлекле мәкаләләре республика басмаларында да даими басылып тора. Бүген инде Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы - җиде китап авторы. Төрле елларда үз көче белән “Бәхет нуры”, “Уйларым-хыялларым”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Туган җирем, рәхмәт сиңа!”, “Тормышка ашкан хыял” кебек китапларын нәшер итте. Соңгы чор аның өчен аеруча бай һәм җимешле булды: бер-бер артлы ике китабы дөнья күрде.
Китапханә, мәдәният йорты белән берлектә оештырылган чарага авторның шатлыгын уртаклашырга иң якын иҗатташ дуслары, әлеге китаплары чыгаруда ярдәм итүчеләр, якыннары, мәгариф ветераннары, мөхтәрәм авылдашлары һәм мәктәп укучылары җыелды.
Тәүге сүз әлеге китапларның мөхәррире – шагыйрь, язучы, рәссам, Русиянең һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премия лауреаты Риф Йөзлекбаевка бирелде.
Аларның дуслыгы инде дистә еллар дәвам итә. Гомумән, районда яшәп иҗат итүчеләрнең шулай бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләре бик куанычлы күренеш. Риф Хаҗиәхмәт улы үзенең чыгышында Таһир Ягафәр улының тормыш юлына тукталып, талантының күпкырлы булуын ассызыклады һәм аның кеше буларак та бик күп уңай сыйфатларын билгеләп үтте. Әлеге чарага күпме халык җыелуы да авылдашларының аңа зур хөрмәт күрсәтү билгесе, диде ул.
- Таһир хикәя, юморескалар белән алдыра. Авылда яшәүче кеше буларак, аның төп темасы да – авыл. Ул аның яхшы якларын да, йомшак урыннарын да яхшы белә. Аяк астында яткан темалар, гади дә, шул ук вакытта бик четрекле һәм җитди мәсьәләләрне ул үзенең юмористик хикәяләрендә бик оста сурәтли, - дип билгеләде Риф Хаҗиәхмәт улы, әлеге китапларның тарихи әһәмияткә ия булуын билгеләп.
Чынлап та, бу ике китап та тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Автор үзе әйтүенчә, берничә дистә елдан аларның әһәмияте тагын да артачак. Таһир Ягафәр улы җыентыкларның ничек әзерләнүе һәм нәшер ителүе турында сөйләде һәм әлеге четрекле эштә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
“Әфган сугышы яугирләре” – ул гади китап кына түгел, Әфган сугышында катнашкан төрле кешеләрнең язмышлары. Анда яу яланында һәлак булган 14 райондашыбызга да урын бирелгән.
- Аллаһка шөкер, Сахай авыл биләмәсендә яшәүче егетләр Әфганстан җирләрендә булып, туган якларына, төрле дәрәҗәдә яраланулар белән булса да, исән кайттылар. Күркәм гаиләләр кордылар, балалар үстерделәр. Кызганычка каршы, күпләре алган яраларыннан үзләренең оныкларын да сөя алмый, якты дөньядан бик иртә киттеләр. Тормыш дәвам итә. Еллар узу белән кешеләр дә бакыйлыкка күчә, бер буынны икечесе алыштыра. Әфганчыларның да сафлары сирәгәя. Ләкин аларның батырлыклары онытылырга тиеш түгел. “Әфган сугышы яугирләре” китабы да ул киләсе буыннар өчен. Алар үзләренең тарихын, якташларының батырлыгын белергә тиеш. Менә шушы уй-ният мине әлеге китабымны язарга этәргеч бирде, - диде автор үзенең чыгышында.
Автор билгеләвенчә, бу китапка материаллар туплауда авылдашлары зур ярдәм күрсәткән. Үзенең язмаларыннан тыш, әфганчыларның туганнарының, сыйныфташларының истәлекләре дә урын алган.
“Тапшырылмаган хатлар” китабында Бөек Ватан сугышы темасына зур урын бирелә. Күләмле хикәяләреннән тыш, аны автор нәсерләре һәм тормышчан юморескалары белән дә тулыландырган.
Таһир Вилдановның байтак хезмәт биографиясе урындагы “Победа” колхозы белән бәйле.
- Таһир – ул безнең егет, - дип зур горурлык белән сүзен башлады дистә еллар дәвамында урындагы хуҗалыкка җитәкчелек иткән, бүген инде Сахай авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе Флюр Уразгилдин. - Малчылык өлкәсендә эшләп, үзенең хезмәттәшләренең эшен дә мәкаләләрендә лаеклы күрсәтә барды. Тырыш, акыллы, эшсөяр, ярдәмчел, киң карашлы кеше ул. Үзенең күңеле саф кеше генә башкаларда да яхшылыкны күрә белә. Безне тагында эчтәлекле әсәрләрең белән шатландырып тор, - диде Флюр Әхмәт улы.
Мәгариф ветераннары, туганнары, якыннары да Таһир Ягафәр улына изге теләкләрен җиткерделәр. Тантана сәбәпчесе дә җавапсыз калмады, рәхмәтләренә төреп, үзенең яңа китапларын бүләк итте.
Әйе, яңа китап дөнья күрде, дип әйтүе генә җиңел. Күпме уйланулар, эзләнүләр, йокысыз төннәр үткәрергә туры килгән. Шундый зур хезмәт куелган, әмма автор үзе һәрвакыттагыча тыйнак. Бәлки, шуның өчен аны барысы да ярата һәм хөрмәт итәдер дә инде.
Үзенең бер китабын Таһир Вилданов Мостай Кәримнең сүзләре белән тәмамлаган: “Әйе, уңдым. Күп нәрсәдән уңдым. Миннән уңды микән башкалар?”
Әлбәттә, Таһир абый, авылдашларың, без - әсәрләреңне яратып укучылар һәм көндәлек тормышта синең белән даими аралашып, киңәшләшеп яшәүчеләр, һичшиксез уңдык, дип кыю әйтәбез һәм киләчәктә дә иҗат чишмәләреңнең ургылып агуын телибез.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.