+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 июнь 2023, 04:45

Тозакка ничек эләкмәскә?

Интернет-мошенниклар яңадан-яңа хәйләләр уйлап табып кына тора.

Тозакка ничек эләкмәскә?Тозакка ничек эләкмәскә?
Тозакка ничек эләкмәскә?
Күптән түгел Уфада полиция хезмәткәрләре бер пенсионерны алдакчылар кулыннан йолып алган өчен банк хезмәткәре Зарина Вәлиеваны бүләкләде.
68 яшьлек ханымның телефонына шалтыратып, билгесез кешенең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташуы турында хәбәр итәләр. Акчаны “саклап калу” өчен пенсионерга түбәндәгечә эш итәргә боерык бирелә: кредитны үзенә рәсмиләштерергә, аннары акчаны, янәсе, хәвефсез исәпкә күчерергә. Хатын шунда ук банкка кредит алу өчен гариза бирергә юллана. Югарыдагы күрсәтмәләрне үтәп, ул акчаның гаилә мәсьәләләрен хәл итү өчен кирәклеген кат-кат кабатлый. Әмма банк хезмәткәре ныкышмалы булып чыга: күп сораулар бирә, телефон мошенникларының хәйләсе турында сөйли. Һәм хатын уянып киткәндәй була. Шулай итеп, 350 мең сум акча алдакчылар кулына күчми кала.
Бу ахыры бәхетле тәмамланган вакыйга. Ләкин, кызганычка каршы, интернет-мошенниклар йөзләгән беркатлы гражданны үз тозакларына эләктерүне дәвам итә. Үз акчаңны алдакчылардан саклар өчен нәрсәләрне мотлак белергә кирәк?


1. Кодларны һәм парольләрне беркемгә дә әйтмәгез!

Бу алдау схемасы иске, ләкин әле дә бик нәтиҗәле, чөнки мошенниклар аны бүгенге көнгә кадәр актив куллана. Сезгә “тикшерү комитеты”, “ФСБ”, “банк хез­мәткәре”, “дәүләт хезмәтләре вәкиле” һ.б. (монда мошенникларның фантазия­сенә көнләшергә генә кала) шалтырата, сезне исемегез белән атый һәм якын кешегез белән булган бәхетсезлек очрагы, яки кемнеңдер сезнең исемгә кредит рәсми­ләштерергә маташуы һәм аларның моны сизеп алуы турында сөйли башлый. Шунда ук трубканы ташлагыз. Әгәр дә шик туса, үзегез туганыгызга, полиция хезмәткәренә яки картаның арткы ягында күрсәтелгән банк номерына шалтыратыгыз.
Әгәр шулай да сөйләшүгә кушылгансыз икән, смс аша килгән кодны, нинди дә булса парольләрне, картаның кире ягындагы өч санны һичнинди очракта да әйтмәгез.

2. Сылтамалар буенча күчмәгез!

Әгәр дә телефоныгызга яки электрон почтагызга шикле сылтама килгән икән, беркайчан да аңа басмагыз. Еш кына алдакчылар аны матурлап җибәрә: “Сез зур приз оттыгыз!”, “Искиткеч ташлама!”, “Супер акция” һ.б. Бу хәйләгә капмагыз. Ташлама никадәр күбрәк булган саен, мошенникларның эш итү ихтималлыгы да шулкадәр зуррак.
Мондый сылтама ярдәмендә җинаять­челәр сезнең компьютерга яки телефонга вирус кертә, мәгълүматларны, социаль челтәрләрдәге яисә мессенджердагы аккаунтны урлый ала.

3. Җәмәгать урыннарында интернет-банкка Wi-Fi аша кермәгез!

Урамда яки кафеда бушлай Wi-Fi булу бик уңайлы! Әмма шуны да онытмаска кирәк, ачык Wi-Fiлы урыннарны мошенниклар да карап кына тора. Алар үзлә­ренең керү ноктасын булдыра, аның исеме җәмәгать челтәре исеме белән туры килергә мөмкин. Интернетны эзләүче кесә телефоннары “таныш” челтәрне таба һәм автомат рәвештә аңа тоташа. Шул рәвешле, аферистлар сезнең мәгълү­мат­ларга керә, шул исәптән интернет-банкка керү өчен сезнең парольне белә һәм исәпләрдән акчаны алала. Әгәр дә сезгә ашыгыч рәвештә интернет-банкка керергә кирәк булса, мобиль Интернетка күчү яхшырак.

4. Интернет-кибетләрдә төп картаны кулланмагыз!

Бүген без онлайн рәвештә күп нәрсәләр сатып алабыз. Бу тиз һәм уңайлы. Мондый виртуаль шопинг өчен махсус карта булдырыгыз. Анда анык сатып аласы товар өчен кирәк булган сумма гына булсын. Шул рәвешле, интернет-мошенниклар сезнең карта мәгълүматларын белгән очракта да, акчаның төп өлешенә куркыныч янамаячак.
Интернет-кибеттә түләгәндә браузер­ның адресына карау да артык булмас, сул почмакта “замок” значогы булырга тиеш. Бу сайтның сакланганлыгын аңлата.

5. Башыгыз белән уйлагыз!

Мошенниклыкның барлык схемалары турында сөйләп бетерерлек тә түгел. Өстәвенә, аферистларның хәйләсе вирус кебек даими рәвештә мутацияләнә һәм яңа шартларга яраклаша. Шуңа күрә уяу һәм игътибарлы булуыгыз мотлак. Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга, әдәп саклап, гафу үтенү һәм үз гамәл­ләреңне аңлату кирәк түгел. Мошенниклар беркайчан да трубканы үзләре куймаячак, ә сез ризалашканчы басым ясаячак, куркытачак, янаячак, ялыначак. Чын полиция, Тикшерү комитеты һәм башкалар беркайчан да алай эшләми! Трубканы ташлагыз! Никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак!

Акча урланган очракта нәрсә эшләргә?

1. Банкка шалтыратыгыз, телефон номеры картада күрсәтелгән, проблема турында хәбәр итегез һәм картаны блокка куегыз.
2. Банкның шәхси кабинетында яки мобиль кушымтада транзакцияне гамәлдән чыгарып карагыз.
3. Акча кая күчерелгәнен белү өчен исәптән өземтә сорагыз.
4. Полициягә мөрәҗәгать итегез.

Кызганычка каршы, әгәр дә сез үзегез алдакчыга мәгълүмат бирсәгез: кар­таның пин-кодын яки аның арткы ягындагы кодның өч санын әйтсәгез, акчаны, мөгаен, кире кайтарып булмас. Мондый түләү ирекле дип санала, банкның аны гамәлдән чыгарырга һәм акчаны алучының исәбеннән кире кайтарырга хокукы юк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас