Конкурс нәтиҗәсендә подряд оешмасы билгеләнде. Барлык эшләрне анда җиңеп чыккан “Рефстройпроект” җәмгыяте башкарачак. Әлеге этапта проектны тормышка ашыру өчен 3,5 миллион сум акча юнәлтеләчәк.
Паркны ачуга беренче адымнар ясалган да инде. Күптән түгел парк биләмәсенең тренажерлар һәм мини-футбол буенча спорт мәйданчыгы нигезе барлыкка килде, анда асфальт түшәлде. Алда әле бик күп эшләр көтелә, ләкин планлаштырылган эшләрнең барысын да тиз арада тормышка ашырырга мөмкин булыр, дип ышанасы килә.