+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
23 июнь 2023, 10:50
Бал кортлары да тикшерү үтә
Һәр умартаның үз ветеринария-санитария паспорты булырга тиеш.
Бал кортлары да тикшерү үтә
Анда умарта гаиләләре, умарталар саны, умарталык мәйданы күрсәтелә. Бу - Башкортстан Республикасы ветеринария идарәсе таләбе
https://veterinary.bashkortostan.ru/presscenter/news/279638/
.
Республика территориясенә башка төбәкләрдән һәм илләрдән кертелгән умарта күчләре башка умарталардан 5 км ераклыктагы изоляцияләнгән территориядә 30 календарь көн дәвамында карантинда булырга тиеш. Бу чорда бал кортларының йогышлы авыруларын ачыклау һәм таралудан саклану өчен кирәкле клиник тикшеренүләр үткәрелә. Бал кортлары авыруларын диагностикалау һәм балны тикшерү белән Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе шөгыльләнә
http://bashnpvl.ru/
.
Шушында ук бал кортлары күчен иң киң таралган инвазион һәм инфекцион авыруларга тикшерергә мөмкин. Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе адресы: 450059, Уфа шәһәре, Рихард Зорге урамы, 23/1 йрт. Телефоннар: 8(347) 223-06-29, 8(347) 223-06-49.
Республиканың ветеринария лабораторияләрендә балны беренчел һәм тулы тикшерүләр Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 18 октябрендәге 713 санлы боерыгына ярашлы рәвештә түләүле нигездә үткәрелә. Башкортстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең кайнар линиясе: 8-800-77-55-828.
#АңлатабызРФ
#АңлатабызБашкортостан
Фото: mgazeta.com
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"