+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 июнь 2023, 02:55

“Җимерек күпердән йөрибез...”

Республикага идарә итү үзәге әлеге мөрәҗәгатьне теркәү белән тиешле хезмәтләр эшкә керешкән.

“Җимерек күпердән йөрибез...”“Җимерек күпердән йөрибез...”
“Җимерек күпердән йөрибез...”

Благовещен районының Бедеева Поляна авылында яшәүче хатын-кызларның берсе Уса елгасы аша күперне ремонтлауны сораган. Үз үтенечен ул апрель башында социаль челтәрләрдә язган. Башкортстанга идарә итү үзәге аны Благовещен районы хакимиятенә юллый, бераздан Бедеева Поляна авыл Советы эшкә ала.


Көн саен күпер аша 100әр кеше, машиналар үтә. Аны ремонтларга кирәклеге турында авылда белгәннәр, финанслау чыганакларын эзләгәннәр. Ярдәмгә битараф булмаган кешеләр һәм шәхси эшкуарлар килә. Күпернең нигезе тулысынча алыштырыла, тимер белән ныгытыла, агач конструкцияләр махсус эремә белән эшкәртелә, койма буяла.
Уса елгасы аша күперне ремонтлау 5 июньдә тәмамланган. Транспорт чаралары өчен дә, кешеләр өчен дә юл ачык.
 
Уфада Агыйдел елгасы буендагы амфитеатрда ял итүчеләр кайбер эскәмияләрнең ватылуын күреп, аларны ремонтлауны сораган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язган. Уфа шәһәре хакимияте һәм Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап-тоту буенча махсуслаштырылган идарә инцидентны эшкә алган. Икенче көнне эскәмияләр төзәтелгән.
 
Ә Салават шәһәрендә яшәүче социаль челтәрләргә мөрәҗәгать язганнан соң, 8нче лицей янындагы кичү урынындагы койманы тәртипкә китергәннәр: тутыктан чистартканнар һәм коррозиягә каршы состав белән эшкәрткәннәр.
Уфаның Ферин урамындагы 17нче йортта яшәүчеләр аның түбәсен ремонтлауны сорый: плитәдәге ярыктан фатирга су үтә. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә март уртасында ук язганнар.
 
Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән. Калинин районы хакимияте һәм ЖЭУ-65 белгечләре проблеманы хәл итү белән шөгыльләнгән. 17 майда йорт хуҗаларына түбәне ремонтлау тәмамланганлыгы турында хәбәр итәләр.
 
Шушы ук районда, халык мөрәҗәгать иткәннән соң, тагын бер проблема хәл ителгән. “ЖЭУ-73” хезмәткәрләре Шумавцов урамында су агымы торбасын ремонтлаган. Гомумән алганда, узган атнада ЦУР торак-коммуналь хуҗалык темасына 430 мөрәҗәгать теркәгән. Күпләре эшләнгән, калганнары хәл ителә.
 
Яңавыл районы халкы М-12 трассасы төзелешенә материаллар китерүче зур йөк машиналары урындагы юлларны җимерә, дип зарлана. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язган, комментарийларны Башкортстанның ЦУР системалары тоткан. Һәм, озак та үтмәстән, республиканың Транспорт һәм юл төзелеше министрлыгы хезмәткәрләренең җавабы килгән.
 
“Чыннан да, йөк машиналары Яңавыл аша гомум файдаланудагы юллар буенча М-12 трассасы төзелгән урынга юлланганда проблема барлыкка килде. Юлларны саклап калу өчен 1 июньнән Яңавыл районында вакытлыча урау юл файдалануга тапшырылды. Ул Яңавыл тимер юл станциясеннән үтә. Хәзер йөк машиналары төзелеш урынына шәһәргә кермичә барып җитә.
 
Урау юл Шудек елгасын кисеп үтә. Шуңа күрә хәзер күпер янында зур йөкләр аны җимермәсен өчен вакытлыча юл салу планлаштырыла. Йөк машиналары җимергән юлларны подрядчы 2023 елның 1 июленә кадәр ремонтлауны планлаштыра. Киләчәктә шулай ук йөк машиналарының гомум файдаланудагы юлларда йөрү-йөрмәвен күзәтәчәкләр”, – диелгән анда.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас