Мондый тәкъдим белән Дәүләт думасының халыкара эшләр комитеты рәисе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе Леонид Слуцкий чыгыш ясады. Инициатива илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән.
Депутат ата капиталы ничек эшләячәген аңлатты.
Рәсми никахта әти кеше бер бала өчен 500 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга дәгъва итә ала. Һәм гаиләдә өченче баладан соң һәр туган балага бер миллион сум бирергә тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта аерылышу очрагында әтиләрне түләүнең бер өлешен кире кайтарырга мәҗбүр итәчәкләр.
Фото: "Башинформ" агентлыгы