Зинфер Исмәгыйлев - Русия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең күмер һәм күмер химиясе федераль тикшеренү үзәгенең күмер химиясе һәм химик материаллар белеме институты директоры, Русия Фәннәр академиясе Себер бүлегененең күмер һәм күмер химиясе Федераль тикшеренү үзәге фәнни җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясе академигы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, В.А. Коптюг исемендәге һәм «Глобаль энергия» премияләре лауреаты.
Зинфер Ришат улы 1947 елның 15 октябрендә Башкорт АССРында туган. 1969 елда Новосибирск дәүләт университетын «Химия» белгечлеге буенча тәмамлый, СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлеге катализ институтының аспирантурасына укырга керә. 1972 елдан СССР Фәннәр академиясендә эшли, кече фәнни хезмәткәрдән лаборатория мөдире һәм бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. 1973 елда - кандидатлык, ә 1988 елда химия буенча докторлык диссертациясен яклый.
Ул - 2000дән артык басма, 150дән артык СССР авторлык таныклыгы, РФ патенты һәм уйлап табуларга чит ил патентлары авторы. Аның җитәкчелегендә 50дән артык Ватан һәм халыкара проектлар гамәлгә ашырыла.
Зинфер Ришат улының вафат булуы - дөнья фәнни җәмәгатьчелеге өчен кире кайтарылмаслык югалту.
Зинфер Ришат улы Исмәгыйлев турындагы якты истәлек безнең барыбызның да, бу чагу һәм сәләтле галимне белгән һәм югары бәяләгән кешеләрнең йөрәгендә мәңге сакланачак.
Фото: наука42.рф