Республика Хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, быел ралли Казан - Уфа - Мәскәү маршруты буенча узачак, ул тугыз этапны (узыш көннәрен) үз эченә ала. Ярышлар дистанциясе 3-5 мең км тәшкил итә, шуның 2-3 мең километры - махсус спорт участоклары. Башкортстанда раллиның тизйөрешле участогының өч этабы 7-10 июльдә узачак. Узышта катнашучылар Әбҗәлил, Белорет, Учалы, Баймак, Хәйбулла, Зилаер һәм Зианчура районнары территориясендә узачак.
Уфа буенча катнашучылар 7 июльдә узачак. Старт урыны Зәки Вәлиди урамындагы 1нче йорт каршындагы автомобиль парковкасы районында урындагы вакыт белән 17.00 сәгатьтә урнашачак. Аннары автомобильләр "Уфа-Арена"га китәчәк.
2 этап (8 июль) – Әбҗәлил һәм Учалы районнары;
3 этап (9 июль) – Учалы һәм Әбҗәлил районнары;
4 этап (10 июль) - Баймак, Хәйбулла, Зилаер һәм Зианчура районнары.
“Башкортстанда бөтенрусия һәм халыкара ярышларны уздыру буенча зур тәҗрибә тупланган. Ышанам ки, "Ефәк юл" халыкара ралли этаплары иң югары оештыру дәрәҗәсендә узачак", - диде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов.
Фото: bashinform.ru