+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 июнь 2023, 06:00

“Виктория”– “җиңү” бит ул!

Кырмыскалы районындагы лагерьда балаларның һәр көне күңелле һәм файдалы үтә.

“Виктория”– “җиңү” бит ул!“Виктория”– “җиңү” бит ул!
“Виктория”– “җиңү” бит ул!

Кырмыскалы районының ямьле табигать кочагында урнашкан “Виктория” спорт-сәламәтләндерү лагеренда республикабызның төрле районнарыннан килгән балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы үтә.

Сагынып киләләр

Җәй җитүен һәм каникулар башлануын балалар түземсезлек белән көтә. Кемдер әти-әнисе белән диңгезгә ял итәргә бара, кемнәрдер өйдә генә калып, өлкәннәргә булышуны хуп күрә, ел буе лагерь тормышын сагынып көтүче балалар да аз түгел. Һәрхәлдә, минем кызым лагерь тормышын бик сагынган иде. Шуңа укулар тәмамлану белән барлык кирәк-яракларын әзерли башлады. “Виктория”дә беренче ел гына ял итми ул. Шуңа барысын да исәпкә алырга тырышты.
Әлбәттә, июнь ае кояшлы җылы көннәре белән әллә ни сөендермәсә дә, лагерьларда үзенә бер мавыктыргыч тормыш кайный. Ибраһим авылы янындагы Кызылгы елгасы ярында урнашкан “Виктория” спорт-сәламәтләрендерү лагере байтак еллар дәвамында җәйге чорда балаларга онытылмас тәэссоратлар, күңелле һәм файдалы ял көннәре бүләк итә.

Ныклы әзерлек белән

Елдагыча, “Виктория” балаларны ныклы әзерлек белән каршы алды. Яңалыклар да җитәрлек биредә. Яңа җитәкче тәгаенләнде: Ләйсән Миһранова – белгечлеге буенча укытучы. Зианчура районы кызы, М. Акмулла исемендәге педагогия университетын тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясендә инглиз һәм француз телләрен укыткан. Берничә ел рәттән “Виктория”дә – вожатый, аннары методист булып эшләгән. Иске Бәбеч авылы мәктәбенең инглиз теле укытучысы да әле ул.
Ләйсән Илгиз кызы әйтүенчә, университетта укып йөргән чорда бирегә практикага килә. Беренче сменада гына эшләп карарга булса да, биредәге мохит аны җибәрми – кыз алдагы ике сменага да кала, аннан соңгы елларда да эш урыны үзенә тарта. Әйткәндәй, тормыш иптәше белән дә нәкъ биредә танышканнар. Эльмир Миһранов берничә ел биредә начальник вазыйфасын башкарды, узган елдан ул – Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры, ә мондагы бурычларны хәзер аның тормыш иптәше башкара. Ә Эльмир Радик улы аңа бар яклап та ярдәм итә. Әйтергә кирәк, Миһрановлар бу йөкне зур җаваплылык белән, ә иң мөһиме – яратып һәм эшкә бирелеп тарта.
Лагерь начальнигы әйтүенчә, балаларны каршы алуга әзерлек иртә яздан башлана. Корпусларга агымдагы ремонт үткәргәннәр, биләмәне тәртипкә китергәннәр, матурлаганнар. Ял итүчеләр өчен бик күп уңайлыклар булдырыла, ел саен мондагы күркәм үзгәрешләр күзгә чалына. Быел исә юыну корпусын ремонтлаганнар, ачык һавадагы сәхнәне төзекләндергәннәр. Алдагы елда яңа корпус төзелергә, яңа пристань барлыкка килергә тиеш. Карават, шкаф, өстәл-утыргычлар да яңартылачак. Бу эшне икенче сменага ук өлгертергә ниятлиләр.
Мәдәни һәм спорт программалары да төрләндерелеп тора, яңа, заман балаларын кызыксындырырлык чаралар өстәлә. Әлегә су керү мөмкинлеге булмаса да, тәҗрибәле инструкторлар һәм вожатыйларның җитди күзәтүе астында балаларның катамаран һәм көймәләрдә йөрү мөмкинлеге дә бар. Көн саен ниндидер бәйрәмнәр, флешмоблар, җыр кичәләре, акыл һәм физик сәләтне үстерә торган уеннар, күңелле дискотекалар оештырыла. Кыскасы, балаларның өйне сагынырга яки телефонда утырырга вакытлары да калмый.

Балалар – ышанычлы кулларда

Җәй буена биредә өч сменада 450гә якын бала ял итәчәк. Алар ышанычлы кулларда, 6 отрядка икешәр вожатый тәгенләнгән, өстәвенә, балаларның тормышын җанлы алып баруда музыкаль җитәкче, физкультура буенча инструктор, өлкән вожатый һәм башка хезмәткәрләр зур көч сала. Ә вожатыйлар быел, чынлап та, тәҗрибәле, узган елда эшләгәннәре дә бар. Мәсәлән, өченче отряд вожатыйлары Мәдинә Заһидуллина һәм Диана Сабитова – шушы районнан. Мәдинә Шәриф кызы тумышы белән Прибельский авылыннан. Урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлау белән М. Акмулла исемендәге педагогия университеты каршындагы колледжда юрист белгечлеген үзләштергән. Кулына диплом алгач, халыкны социаль яклау үзәгендә эшләп алган. Мәктәптә укыганда үзе ул биредә берничә ел рәттән ял иткән. Актив кызның балалар белән эшләп карау теләге зур була. Менә инде икенче ел рәттән ул җәйге чорда үзен вожатый сыйфатында сыный.
– Балалар белән эшләү миңа бик ошый, – ди кыз. – Әлбәттә, беренче ел гына ял итүче балаларга беренче көннәрдә авыррак, аларны тынычландырабыз. Ә берничә көннән алар мондагы тормышка ияләшеп китә, кайтасылары да килми.
Диана Дамир кызы да – дипломлы белгеч. Олыкүл урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, педагогия колледжында тәрбияче белгечлеген үзләштергән, аннары Менеджмент институтында физкультура буенча инструктор һөнәрен алып чыккан. Менә инде өченче ел ул туган авылындагы балалар бакчасында шушы һөнәре буенча эшли. Отпуск вакытында өлкәнрәк балалар белән эшләп карыйсы килгән. Һәм, үзе әйтүенчә, биредә аңа бик ошый. Беренче көннәрдә өйләрен сагынып елаган балаларны да тиз тынычландыра ала, үзенең әлеге лагерьда ял иткән чакларын искә төшереп, кечкенә йөрәкләргә кирәкле сүзләрен таба ул. Моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр, Диана Дамир кызы әлеге вакытта читтән торып тагын бер һөнәр үзләштерә – тиздән ул дипломлы социаль педагог-психолог булачак.
Гомумән, вожатыйларның күбесе – башлыча М. Акмулла исемендәге БДПУ студентлары. Бу уку йорты белән махсус килешү төзелгән. Төрле районардан килгән студентлар биредә практика да үтә, башкарган эшләре өчен хезмәт хакы да ала.

Барысын да исәпкә алганнар

Туклануга да зарланырлык түгел “Виктория”дә. Продукция белән шәхси эшкуар Олеся Әминева тәэмин итә. Балаларны көненә алты тапкыр яхшы һәм тәмле итеп ашаталар. Ризыкны бу өлкәдә күпьеллык тәҗрибәсе булган өч пешекче әзерли. Хәвефсезлек мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Территорияне республикада байтак еллар дәвамында уңышлы эшчәнлек алып баручы “Дозор02” шәхси предприятие хезмәткәрләре саклый.
Чынлап та, матур һәм күңелле җәй айлары укучылар күңелендә мәңге онтылмаслык булып калсын өчен биредә эшләүче хезмәткәрләр күп көч сала. Быелгы һава торышы бераз уңайсызлыклар тудырса да, монда ял итүче балалар “Виктория”дә ял итү мизгелләрен, һичшиксез, сагынып искә алачак әле. Мин дә үземнең балачакны, шулай ук лагерьда ял итүемне сагынып искә алып: “Эх, бер генә көнгә булса да балачакка кайтып, биредәге уеннарда катнашасы иде”, – дип кызыгып һәм сокланып карап тордым.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас