+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июль 2023, 03:10

Юлларда үлем очраклары кими

Статистика мәгълүматлары Башкортстанның автомобиль юлларында үлем очраклары кимүен күрсәтә. Мәсәлән, 2018 елда республика юлларында 550 кеше һәлак булган, ә 2022 елда – 409. Бу хакта Башкортстанда юл хәрәкәтен оештыру үзәге (“ЦОДД”) җитәкчесе Мансаф Низакаев белдерде.

Юлларда үлем очраклары кимиЮлларда үлем очраклары кими
Юлларда үлем очраклары кими

Үлем очраклары юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән чаралар комплексы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Аерым алганда, быел 147 километр автомобиль юлларын яктыртуны оештыру проекты эшли башлады.

Прокуратура, ЮХХДИ күрсәтмәләре буенча бу кирәк булган участокларга аерым игътибар бирелә.

“Шулай ук, быел без машина йөртүчеләрне куркыныч борылышлар турында кисәтүче яктылык-динамика “билгеләр” урнаштыруны планлаштырдык. Пилот проекты сыйфатында мондый билгеләр Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында “Тещин язык” дип аталган урында урнаштырылган. Без уңай якка үзгәреш күрәбез”, – диде “ЦОДД” җитәкчесе.

Мансаф Низакаев сүзләренчә, яктылык-динамика билгеләре урнаштырылачак 22 участок билгеләнгән. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән тагын бер чара – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеотеркәүнең 123 комплексын күчерү. Уфа һәм Стәрлетамактагы 41 юл чатында шундый камералар урнаштырылачак.

Республикада барлыгы 1770 фотовидеотеркәү комплексы эшли, шуларның 65е – мобиль. Кагыйдә бозуны ачыклауның нәтиҗәлелеген арттыру максатында фотовидеотеркәү комплекслары билгеле маршрутлар буенча йөрүче автомобильләр эчендә урнаштырыла. Еш кына автомобильчеләр камераларга якынлашканда тизлекне кискен киметә, ә аларны узгач яңадан арттыра. “ЦОДД” автомобильләрендә урнаштырылган комплекслар мондый хәлләрне булдырмаска һәм юлларда булган хәлләрнең объектив картинасын күрергә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта...

Артык хәвефле булмаган транспорт төре 33 яшьлек ирне гүргә керткән. Нефтекамада 20 июньдә төнге сәгать берләр тирәсендә 33 яшьлек ир-ат коточкыч хәлгә тарыган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Чишмә районында туган кеше электр самокатында хәрәкәт иткәндә шәһәрнең сәламәтлек сукмагында идарәне югалткан һәм барып төшкән. Шаһитлар җирдә хәрәкәтсез яткан ир янына килгәндә аның йөзе һәм башы кан эчендә булган.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм чакырылган. Кызганычка каршы, табибларга ир-атның үлемен расларга гына калган. Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың хәл-шартларын тикшерә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас