Калуганың Мәскәү мәйданы районындагы "Радуга" балалар бакчасыннан качкан өч бала табылган. Аларның сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый, дип хәбәр иттеләр төбәк прокуратурасында.
Бүген якынча 11:30 сәгатьтә оператив хезмәтләргә балалар бакчасы хакимиятеннән дүрт һәм алты яшьлек өч тәрбияләнүченең югалуы турында хәбәр килгән.
Балалар "Радуга" территориясеннән коймадагы тишек аша чыгып киткән. Аларны эзләү өчен тирә-як урамнарга полиция патрульләре чыккан.
Фото: РИА Новости