Окраинная урамындагы «Уфимский Крым» торак комплексының ике йорты файдалануга тапшырылган. Тапшырылган йортларның гомум мәйданы 5 мең кв. метрдан артык тәшкил итә.
- Территорияләрне үстерү федераль фонды механизмнарын кулланып төзелешне тәмамлау буенча эшләрне Башкортстан Республикасы өлешчеләре хокукларын яклау фонды башкарды. Өч катлы йортларда үз фатирларын тиздән 91 өлешче алачак, - диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның мартында Башкортстанның Арбитраж суды «ИнвестКапиталСтрой» җәмгыяте төзүчесен банкрот дип таныды. 2020 елның көзендә Территорияләрне үстерү федераль фондының Күзәтү советы тарафыннан Окраинная урамындагы 1 һәм 2нче йортларны төзүне тәмамлау турында карар кабул ителде. 3нче йорт буенча компенсация түләү турында карар кабул ителде. Акчаны барлык 28 өлешче алган.