Быел конкурс Коррупциягә каршы тору буенча дәүләтара совет эгидасы астында оештырылды.
Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр чакырыла, аларга «Коррупциягә каршы бергә!" темасына конкурс эшләре әзерләргә тәкъдим ителә. Аларда коррупциягә каршы көрәш турында үз идеяләре һәм күзаллаулары, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең роле һәм әһәмияте чагылдырылырга тиеш.
Эшләр 2023 елның 1 октябренә кадәрконкурсының рәсми сайтында кабул ителә: www.anticorruption.life Ике номинациядә: иң яхшы плакат һәм иң яхшы видеоролик. Халыкара конкурсны үткәрү кагыйдәләре конкурс сайтында Берләшкән милләтләр оешмасының рәсми телләрендә бар. Традиция буенча конкурска йомгак ясауны Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә (9 декабрь) үткәрү планлаштырыла.