

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында туризмның социаль ролен үстерү һәм көчәйтү, социаль турлар оештыруга туристлык индустриясе субъектларына субсидияләр бирү тәртибен актуальләштерү турында фикер алыштылар.
- Республикада социаль туризмга аерым игътибар бирелә. «Башкортстанда озын гомерлелек» проекты уңышлы тормышка ашырыла, аның географиясе киңәйтелгән. Өлкән буын гражданнарының хәзер Беларуська бару мөмкинлеге бар. Аннан инде 370ләп өлкән буын вәкиле файдаланган. Ел ахырына кадәр квота 1 меңнән артык кеше тәшкил итә. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп туризмы программасы гамәлгә ашырыла. Монда ел ахырына кадәр квота 37 меңнән артык бала тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов үз чыгышында социаль туризм программасын тормышка ашыру механизмын аңлатты. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан социаль туризм программасы гамәлгә ашырыла торган беренче төбәк булды. 2011 елдан алып хәзерге вакытка кадәр анда 32 меңнән артык кеше катнашкан. Программа кысаларында туристлык юлламаларының бер өлеше төбәк бюджет акчалары хисабына түләнә. Хезмәттән файдалану өчен, яшәү урыны буенча республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына гариза бирергә кирәк.
Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ел саен туристлык индустриясе субъектларының социаль турлар маршрутлары буенча тәкъдимнәрен кабул итә, алар үз эченә юл йөрү, трансфер, яшәү, туклану һәм экскурсия хезмәтләрен ала. Агымдагы елда 4 туроператордан 171 маршрут буенча тәкъдимнәр килде (аларның күбесе – шифаханәләрдә, ял базаларында ял итү), шуларның 154е – пенсионерлар һәм инвалидлар өчен, 17се – балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен.
Министрлык тарафыннан яңа редакциядә «Республикада туризмның социаль ролен үстерү һәм көчәйтү" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатларында, туристлык индустриясе субъектларына "Башкортстан бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында" 2018 елның 4 июлендәге 305 санлы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында" Башкортстан Хөкүмәте карары проекты эшләнде.
«Башкортстан Республикасында эчке һәм керү туризмын үстерү» дәүләт программасы. Андрей Назаров әлеге проектны тәкъдим ителгән редакциядә кабул итәргә тәкъдим итте, шулай ук өлкән буын гражданнары һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен 2023 елда сертификатлар буенча социаль турлар программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясарга һәм нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушты.