2 июльдән 4 июльгә кадәр биредә республика волонтерлар лагереның тематик сменалары уза. Анда 300гә якын кеше – төбәкнең ирекле берләшмәләре вәкилләре катнаша.
Республика Башлыгы волонтерлар хәрәкәте активистлары белән аралашты һәм «Башкортстан волонтеры» дигән мактаулы билгеләр тапшырды.
Очрашу алдыннан Радий Хәбиров «Патриот» паркы мәйданчыгын карады, анда яңа объектлар төзелә. 2023 елның 1 июнендә аның территориясендә Русия Мәгариф министрлыгының федераль программасы буенча төзелгән балалар өчен ике модульле корпус эшли башлады.
Аларны эшләтеп җибәрү тантанасы Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм илнең 15 төбәгенең рәсми вәкилләре катнашлыгында видеоэлемтә режимында узды.
Һәрберсе 50 урынга исәпләнгән модульләр уңайлы яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә.
«Патриот» паркында шулай ук 600 кеше сыйдырышлы ашханә төзелә. Бина күп функцияле булачак, лекцияләр залы һәм кинотеатр итеп үзгәртеп кору мөмкинлеге булачак.
«Альбит» подряд оешмасы җитәкчесе Сергей Минеев билгеләп үткәнчә, мәйданчыкта заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы да төзелә, аның янында көчле спорт үзәге формалаша. ФОК бинасында көрәш белән шөгыльләнү өчен зал, тренажер һәм уен зонасы җиһазландырыла.
Радий Хәбиров футбол, волейбол һәм баскетбол уйнарга мөмкин булган урам спорт мәйданчыгын да карады. Монда хәвефсез резина белән капланган йөгерү юлы да салынган.
Парк территориясендә төзүчеләр сәхнә һәм амфитеатр монтажлаган, анда Башкортстан Башлыгының республика волонтерлары белән очрашуы узды.
Ирекле оешмалар активистлары белән сөйләшкәндә төбәк җитәкчесе аларга активлыклары һәм республика халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
- Без монда битараф булмаган, зур йөрәкле, бик иҗади һәм эшлекле кешеләрне җыярга булдык. Сезнең бер-берегез белән аралашуыгызны һәм тәҗрибә уртаклашуыгызны телибез, - диде Радий Хәбиров. - Бүген волонтерлык эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Республика җитәкчесе буларак, сез һәрвакыт безнең команда өчен таянырлык көчле җилкә булдыгыз, дип әйтә алам. Бергәләшеп без коронавируска каршы көрәштек, СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештырдык, санкцияләр басымына уңышлы каршы торабыз. Бу эшегез өчен бик зур рәхмәт!
Башкортстан Башлыгы үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләүдә волонтерлык хәрәкәтенең ролен билгеләп үтте.
Ул волонтерлык эшчәнлегендә катнашуны үзең өчен яңа нәрсә ачу, эшчәнлекнең төрле өлкәләре белән танышу юлларының берсе, дип атады.
- Гомумән, республикада волонтерлар - зур армия. Елдан-ел ул үсә генә бара, - диде Радий Хәбиров. - Бүген монда "көмеш" волонтерлар да бар. Алар безгә күптән түгел X Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумы вакытында бик җаваплы эш башкарырга булышты. Гомумән, бу иң җитди дәүләт эше. Ләкин ул акча өчен түгел, ә җан ихтыяры белән эшләнә. Бик зур рәхмәт!
Учак янында аралашканда, Башкортстан Башлыгы волонтерларның сорауларына җавап бирде.
- Без барыбыз да авыр вакытларда яшибез, һәм миңа, җитәкче буларак, кайвакыт катлаулы карарлар кабул итәргә туры килә. Шунысы мөһим, коронавирус пандемиясе вакытында да, махсус хәрби операция вакытында да, илебезгә икътисади басым вакытында да республика берләште, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бергәләп без һәртөрле сынауларны җиңәчәкбез.
Төбәк җитәкчесе волонтерларга "Патриот" паркын ничек төзегәннәрен сөйләде һәм ике ел ярым элек аның мәйданчыгы ташландык хәлдә булуын билгеләп үтте.
- Без монда объектны бер-бер артлы төзедек. Паркны үстерү минем шәхси контролем астында. Төзүчеләрдән барлык эшләрне дә сыйфатлы башкаруны таләп итәм. Бу территориянең функционалын мин баштан ук югары сыйныф укучыларының хәрби-укыту җыеннарын үткәрү мәйданчыгыннан да киңрәк күрдем, - дип сөйләде Радий Хәбиров. - Волонтерлар белән мондый очрашулар биредә ел саен узачак. Хәзер инде без "Патриот" паркында 450 кешене урнаштыра алабыз. Киләчәктә бу мәйданчыкта 2 меңнән артык волонтер җыю идеясе бар. Чатыр шәһәрчеген кайда куярга дип уйлыйбыз. "Патриот" паркында сез билгеле бер күнекмәләр һәм белемнәр ала аласыз. Көчле спорт үзәге дә булачак, зур ФОК. Гомумән, төзелешнең тагын берничә этабын планлаштырабыз.
Башкортстан Башлыгы республика территориясендә киләчәктә «Патриот» та урнашкан уку-методик үзәкләргә охшаш «Авангард» челтәре барлыкка киләчәген искәртте. Аларның беренчесе Баймак районының Култабан авылында эшли башлаячак.
Балалар төбәк җитәкчесеннән «волонтер» дигән сүзнең нәрсә аңлатканын сорады.
- Ул - игелекле, зур йөрәкле, битараф булмаган, кешеләргә ярдәм итәргә теләгән кеше. Минемчә, волонтер - иң игелекле кеше, - дип саный Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге яшь буын чынлыкта дөрес юнәлештә үсүен күрсәткән. Батырлык күрсәтеп, Ватанны СВО зонасында саклаучы егетләр шуның ачык мисал булды.
Радий Хәбиров республика өчен иң мөһим бурычларның берсе – СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, дип өстәде. Моның өчен «Ватанны саклаучылар» федераль фонды булдырылды, аның филиаллары илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Башкортостанда да эшли.
Очрашу ахырында катнашучылар төбәк җитәкчесенә ачык диалог өчен рәхмәт белдерде. Ә Ишембай районы волонтерлары-республика Башлыгының кече Ватаныннан беренче башкорт нефтен биргән "вышка-бабушка" макетын бүләк итте.