

- Программада катнашучы торак пунктлар саны - Русиядә иң күбе, - дип билгеләп үтте матбугат конференциясендә төбәкнең санлы үсеш министры @Геннадий Разумикин.
100дән 500гә кадәр кеше яшәгән 125 торак пунктта элемтә барлыкка килгән инде. Тагын 117 авыл бу ел ахырына кадәр элемтә белән тәэмин ителәчәк.
- Хәзер республика халкының санлы тигезсезлекне бетерү федераль программасы ярдәмендә тулы тавыш элемтәсе һәм мобиль интернеттан файдалану мөмкинлеге бар, - дип ассызыклады министр.
Исегезгә төшерәбез, программа 2014 елда Владимир Путин указы буенча эшли башлады. Башта ул 250-500 кеше яшәгән торак пунктларга таралган. Авылларда таксофоннар һәм урам wi-fi керү нокталары куелган. 2020 елда "Элемтә турында"гы законга үзгәрешләр кертелә һәм таксофоннар һәм керү нокталары база станцияләре урнаштыруга алыштырыла. Алар 100 кеше яшәгән торак пунктларга кертелә башлый.
Операторлар бүлгән акчага финансланган программаны гамәлгә ашыру белән "Ростелеком" компаниясе шөгыльләнә. 2030 елга кадәр 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктларда кәрәзле элемтә булырга тиеш. Министлыкта аңлатуларынча, торак пунктларны программага кертү чираты халыкның тавыш бирү юлы белән, дәүләт хезмәтләре порталында яки язма хат җибәрү юлы белән билгеләнә. Шунысы да мәгълүм булсын, узган ел республикабыз Русиядә тавыш бирүдә катнашу буенча иң актив төбәк булды.
Башкортстаннан 82 меңгә якын кеше тавыш биргән, шул ук вакытта 43 меңнән артык кеше үз тавышларын кәгазь хатларда җибәргән. Көз көне яңа торак пунктларны сайлау өчен шундый ук тавыш бирү үткәреләчәк.
Санкцияләр басымы шартларында кәрәзле элемтә операторларында катлаулылыклар барлыкка килде. Әмма шулай да темплар яхшы, соңгы вакытта 400гә якын база станциясе я модернизацияләнгән, я яңалары төзелгән, шуның нәтиҗәсендә Башкортстанның 20дән артык торак пунктында элемтә барлыкка килгән.
Моннан тыш, министрлык операторлар белән Уфа - Белорет юлын элемтә белән тәэмин итү турында килешә алган.
- Финанс министрлыгы белән берлектә без операторларга шундый вариант тәкъдим иттек. Операторлар зур инфраструктура проектында эшли башлый, барысын да үз акчаларына төзи һәм инвестицияләр күләменә карап билгеле бер вакытка салым чигерүе ала, - дип аңлата Геннадий Валентинович. - Ягъни табышка салымны Башкортстан бюджетына түләмиләр. Уфа - Белорет юлы буенча алдан килешүләр бар инде. Андагы территория җиңел түгел һәм операторларның берсе дә үзе анда бармаячак. Моннан тыш, "Уңайлы интернет" программасын дәвам итү буенча алдан килешү бар. Ел ахырында әлеге проектларны тормышка ашыра башлыйбыз.
Геннадий Разумикин хәбәр итүенчә, Башкортстан киңкүләм социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү буенча ТОП-10 төбәккә кергән. 82 хезмәтне электрон рәвештә алып була. Аерым алганда, бу хөкем ителүнең булу-булмавы, кешенең наркотиклар куллану өчен административ җәзага тарттырылган булуы яки булмавы турында белешмәләр, Русиядә яшәүгә рөхсәт бирү һәм башка күп нәрсәләр. Бу документларның барысын да дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә алырга мөмкин.
Геннадий Разумикин журналистларның башка сорауларына да җавап бирде. Русиядә Интернет бетәргә мөмкинме, дигән күпләрне кызыксындырган сорауга ул катгый рәвештә: "Юк!" дип белдерде.
Автор фотосы.