

Стәрлетамакта Ленин проспектында яшәүче бер ханым үз фатирының ЗАГС түбәсенә алып чыгучы тәрәзәсеннән чыгып, анда 15 мәчесен һәм ике этен саф һавада йөртә икән. Бу хакта Telegram каналы Mash Batash хәбәр итә.
Әбекәй фатирында 15 мәче һәм ике эт тота. Ул аларны даими рәвештә никахлашу сараеның түбәсенә алып чыга. Күршеләр бу сәбәптән балконнарын һәм тәрәзәләрен ача алмауларына зарлана. Алар әйтүенчә, хайваннар аларның фатирына керә ала.
Халык пенсионер ханымга шелтә белдерә, ләкин ул җавап бирми. Күршеләре түрәләргә дә мөрәҗәгать иткән, әмма хәл үзгәрмәгән. Ә ЖЭУ берничә мәчене һәм этне алып киткән. Аннары әбекәй үзенә яңа йорт хайваннары тапкан...
Фото: “novyefoto.ru”