+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2023, 04:25

Авариядә... светофор зыян күргән иде

ЦУР мәгълүмат системалары ярдәмендә аны яңага алыштырганнар.

Авариядә... светофор зыян күргән идеАвариядә... светофор зыян күргән иде
Авариядә... светофор зыян күргән иде
Узган атнада Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары юллар буенча мөрәҗәгатьләрне бик күп теркәгән. Бу темага 511 хәбәр тотылган. Халык юлларны асфальтлауны, чокырларны ямауны, күперләрне ремонтлауны сорый, башланган эшләрнең кайчан тәмамланачагы белән кызыксына. Бу чорда социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр саны буенча төп 5 тема: юллар, төзекләндерү, чүп-чар, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау.

Төзекләндерү темасы икенче урында. Территорияне җыештыру һәм яшеллекләрне саклау буенча сораулар күп. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Уфа һәм Нефтекама халкыннан килгән. Җиде көндә Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системалары 3016 мөрәҗәгать теркәгән, бу бер атна элек булганнан 196га күбрәк. Алар барысы да эшкә алынган.
 
Менә шуларның кайберләре. Уфаның Кольцевая урамындагы 202нче йортта яшәүчеләр фатирның салкын булуына зарланган һәм стенадагы панельләр арасындагы җөйләрне ямауны сораган. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язган мөрәҗәгатьне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары тоткан. “Без Калинин районы хакимияте белән элемтәгә кердек, коллегаларыбыз бу инцидентны контрольгә алды. 21 июньдә 47нче “ЖЭУ” белгечләре йортның стенасындагы җөйләрне сылап куйды”, – дип язалар ЦУРдан.
 
Ә Октябрьскийда яшәүче ханым Социалистик урамындагы 20нче йортта урнашкан пандусның асфальтын ремонтлауны сорый. Аның сүзләренчә, йортта инвалид бала яши һәм пандустагы чокыр коляска хәрәкәтенә комачаулый. Идарәче компания белгечләре проблеманы тиз арада хәл иткән.
 
Благовещенның Верхнепрудовая урамында шәһәрнең юл хезмәте юлны тәртипкә китергән һәм аңа асфальт валчыгы түшәгән. 16 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битендә юлның торышына урындагы хатын-кыз зарланган булган. Аның сүзләренчә, элек монда 400 метр юлны асфальт валчыгы белән күмеп куйганнар инде, тик эшне ахырына кадәр тәмамламаганнар. Хәбәрне Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары теркәгән.
 
Благовещен районы хакимиятендә проблема турында белгәннәр. Акча керүен көткәннәр, ә аңа кадәр тузан булмасын өчен юлга су сипкәннәр. Социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать килгәч, җыелыш үткәрәләр һәм Верхнепрудовая, Совхозная, Широкая урамнарында яшәүчеләр белән очрашалар. Нәтиҗәдә, төзелеш материалы барлыкка килү белән тигезсезлекләрне бетерү һәм юлны асфальт валчыгы белән күмеп кую турында карар кабул ителә. 20 июньдә юл хезмәткәрләре проблеманы хәл иткән һәм башкарылган эш турында отчет тоткан.
Уфада бер хатын социаль челтәрләрдә Сынаучылар урамындагы 21нче йортның 8нче подъездына баскычны ремонтлау үтенечен калдырган. Киров районы хакимияте бу хәлне эшкә алган. Нәтиҗәдә, идарәче компания хезмәткәрләре подъезд баскычларын ремонтлаган, ә янәшәдә эскәмияләр урнаштырган.
 
Ә Уфаның Транспорт урамындагы 36нчы йортта яшәүчеләр ихатадагы юлда чокырларны ямауны сораган. Социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров посты астында алар үз проблемалары турында язган һәм фотоларны беркеткән. ЦУР уфалыларның мөрәҗәгатен теркәгәннән соң, аны җаваплы кешеләргә эшкә тапшыра. 20 июньдә Калинин районы хакимиятенең төзекләндерү бүлеге хезмәткәрләре урынга чыгып, юлны ремонтлаган.
 
Октябрьский шәһәре хакимиятенә Девон һәм Төньяк урамнары киселешендә яңа светофор урнаштыру өчен ике атна вакыт кирәк була. Искесе юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. 13 июньдә проблема турында социаль челтәрләрдә урындагы халык хәбәр итә. Комментарийны Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары терки. Октябрьский шәһәре хакимияте беренче көннәрдән үк хәлне контрольдә тота. Зыян күргән светофор урынына яңасын сатып алалар. 22 июньдә светофор урнаштырыла һәм тоташтырыла.
 
Белоретта Блюхер урамында яшәүче социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң агач койма ремонтланган. Шәһәр халкы хакимиятнең төзекләндерү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт укый.
 
Уфаның Сельская Богородская урамындагы юлүткәргечтәге тротуарлар да ремонтланган. Башкортстанга идарә итү үзәге битендә берәү мөрәҗәгать белән бергә фотолар да урнаштырган. Анда плитәләр арасында ярыклар һәм бөгәрләнгән металл кисәкләре күренә. “Инцидент-менеджмент” хәбәрне 20 июньдә теркәгән. Уфа хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе белгечләре аны контрольгә алган. 22 июньдә профильле хезмәтләр юлүткәргечне тикшерә. Шул ук көнне Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап-тоту буенча махсуслаштырылган идарә белгечләре күпердәге тротуарларны ремонтлаган.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас