+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2023, 10:20

Иглин районында Иван Купала бәйрәмен билгеләп үттеләр

6 июльдә Иглин районының Ленин авылында буа ярында иң серле славян бәйрәмнәренең берсе - Иван Купала узды. Ул күптәннән бөтенхалык статусын алды - анда район территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнаша.

Иглин районында Иван Купала бәйрәмен билгеләп үттеләрИглин районында Иван Купала бәйрәмен билгеләп үттеләр
Иглин районында Иван Купала бәйрәмен билгеләп үттеләр
Иван Купалага каршы кич һәм төндә су, ут һәм үләннәр белән бәйле йолалар күп. Төп өлеш нәкъ менә төнлә ясала. Бәйрәмдә кояш баеганчы - буада, елгада, мунчада коену мәҗбүри санала.

Чараның барлык кунакларын куас һәм коймак белән каршы алдылар һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең символы такыя да тапшырдылар.

Хакимият башлыгы Гүзәл Насыйрова район кунакларын һәм халкын сәламләде.

- Иглин районы үзенең мәдәни мирасында күпкырлы. Бүгенге бәйрәм бездә яшәүче халыкларның берләшүен тагын бер кат ассызыклый, - диде Гүзәл Насыйрова. - Табигать белән берләшү көне - Иван Купала бәйрәме белән тәбрикләүләремне кабул итегез.

Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова сүзләренчә, борынгы славян бәйрәме җәй уртасын да, кешеләрнең могҗизага, тынычлыкка һәм матурлыкка ышанычын да символлаштыра. Һәм әлбәттә, бу - күпмилләтле Иглин районында саклана торган күпгасырлык традицияләр.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас