+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июль 2023, 05:20

“Тәүдә түбәләрне төзәтергә кирәк!”

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауда җитешсезлекләр ачыкланган.

“Тәүдә түбәләрне төзәтергә кирәк!”“Тәүдә түбәләрне төзәтергә кирәк!”
“Тәүдә түбәләрне төзәтергә кирәк!”

Республика Хөкүмәтенең атналык оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 11-13 августта Баймак районында узачак “Башкорт аты” халыкара башкорт токымлы атлар фестивален үткәрү турында игълан итте. Урал аръягы районнары хакимиятләре башлыкларына халыкара вакыйгага әзерлекнең актив фазасына күчү йөкләмәсе бирелде. “Әлеге җитәкчеләрдән фестивальдә актив катнашуларын сорыйм. Сез костюмлы атлы төркемнәр әзерләргә тиеш. Бу Баймак фестивале түгел, ә республика күләмендәге Урал аръягы фестивале”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Агымдагы елда 20 муниципалитеттагы 274 күпфатирлы йортта 753 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте. Программаны гамәлгә ашыруга 744,4 миллион сум акча юнәлтелгән, шул исәптән Башкортстан бюджетыннан – 670 миллион сум. Барлык подъездларда да техник тикшерү үткәрелгән һәм смета документациясе эшләнгән, ремонт өчен подрядчы оешмалар билгеләнгән. Хәзерге вакытта ремонт 395 подъездда (52 процент) алып барыла, 71 подъездда (10 процент) тулысынча тәмамланган.

Быел программа кысаларында инвалид коляскасында хәрәкәт итүче кешеләр яшәгән 8 йортта 9 подъезд баскычлар һәм пандуслар белән җиһазландырылачак. Подъездларны ремонтлау программасын үтәүнең контроль вакыты агымдагы елның 21 ноябренә кадәр билгеләнгән.

Агымдагы елда Башкортстанда 656 күпфатирлы йортта 6,4 миллиард сумлык 730 төр ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Капиталь ремонтка республика бюджетыннан 500 миллион сум дәүләт ярдәме: лифтларны алыштыруга 400 миллион сум һәм йорт түбәләрен ремонтлауга 100 миллион сум юнәлтелгән. Төбәк операторы мәгълүматлары буенча, кайбер авыл муниципалитетларында күпфатирлы йортлар аз һәм взнослар елына 3 миллион сумнан артмый. Бу сумма кирәкле эшләрне башкару өчен җитәрлек түгел.
– Контроль идарәчесе миңа капиталь ремонт программасы нәтиҗәләрен тикшерү өчен дүрт папка материал бирде. Ачыклануынча, эш башында хаталар җибә­релгән. 2019-20 елларда түбәсе ремонт таләп иткән, нигезе искергән йортларның подъездларын ремонтлый башлаганнар. Нәтиҗәдә, подъезддагы барлык матурлык югалган. Шуңа күрә башта төп мәсьәләне хәл итүне сорыйм. Төп конструкцияләр нормада булганда гына подъездга ремонт үткәрергә мөмкин, – ди­де Башкортстан Башлыгы.

Ул вице-премьерлар Лира Игътисамова белән Алан Марзаевка киләсе елга акча һәм эш күләмен планлаштырырга кушты.

Төбәк җитәкчесе башлангычы белән эшли башлаган юлларны ремонтлау республика программасына 12 өстәмә объект кертелгән. 2023-24 елларда Аскын, Авыргазы, Благовещен, Дәүләкән, Дуван, Кушнаренко, Стәрлебаш, Чакмагыш районнарында, шулай ук, Межгорье, Сибай, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә юл учас­токлары ремонтланачак. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итте.

“Проектта техник заказны төзәтүгә бәйле барлыкка килгән экономия исәбенә 2023-25 елларга 829 миллион сумлык өстәмә объектлар кертелде”, – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе.
Быел республикада әлеге программа беренче тапкыр эшли башлады. Бу башлангычны Радий Хәбиров 2022 ел ахырында Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама вакытында игълан иткән иде. Юлларның иң проблемалы участокларын тергезүгә ел саен 4 миллиард сум бүлеп бирү турын­да карар кабул ителде. Исемлек халыкның шикаятьләре нигезендә формалаштырыла.
“Росреестр” мәгълүматлары буенча, 1 июньгә республикада милек хокугы теркәлмәгән объектлар исемлеге 213 меңнән артык берәмлеккә кимегән, тагын 360 меңгә якын объектның хуҗаларын билгелисе генә калган. 58,15 мең объектның хокуклары инде теркәлгән, алар өчен салымнар республика казнасына керәчәк. Хокук ияләрен ачыклау буенча лидерлар булып Бәләбәй (гомум санның 29 проценты), Уфа (24 проценты), Сибай (17 проценты) тора.

Ә менә яңа төзелешләрдә фатирларның чирегенә хокук теркәлмәгән: агымдагы елның I кварталы йомгаклары буенча – 22 процент (7305 фатир). Бу объектлар салым салудан төшеп кала.
Өстәвенә, “Росреестр”ның төбәк ида­рәсендә билгеләп үтелүенчә, 2020 елның 13 июленнән төзүче өлешле төзелештә катнашучының хокукын теркәү өчен документларны мөстәкыйль тапшыру хокукына ия. Әмма әлеге хезмәт өчен дә түләргә туры киләчәк, шуңа күрә алар бу хокуктан файдаланырга ашыкмый: 2022 елның июленнән 622 шундый гариза килгән, шул ук вакытта Русия Федерациясенең башка субъектларында бу саннар 10 меңгә җитә, дип мисал китерде оператив киңәшмәдә “Росреестр”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас