+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2023, 17:35

Башкортстанда районнарда куркыныч авыру тарала

Аллаһ сакласын! Сак булыгыз!

Башкортстанда районнарда куркыныч авыру таралаБашкортстанда районнарда куркыныч авыру тарала
Башкортстанда районнарда куркыныч авыру тарала

Башкортстанның берничә районында бик җитди авыруның югары дәрәҗәсе теркәлә: ул да булса "тычкан чире". Бу хакта "Роспотребнадзор"ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Анна Казак әлеге куркыныч авыру буенча республика күрсәткечләренең ике тапкыр һәм аннан да күбрәкә артуы күзәтелә торган муниципалитетларны санап чыкты. Бу Благовещен, Уфа, Ярмәкәй, Мишкә һәм Дәүләкән районнары һәм Октябрьский шәһәре. 2023 елның беренче яртысында республикада "тычкан чире" белән авыруның 616 очрагы ачыкланган. Бу алдагы елларга караганда күбрәк.

"Тычкан чире" белән авыручылар арасында 17 яшькә кадәр балалар саны арта бара, 2023 ел башыннан 32 бала авырый. Авыруның югары температурасы куркыныч, чөнки ул бөерләрдә җитди өзлегүләр тудыра ала.

Табигатькә чыкканда, печән эшләгәндә сак булыгыз.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас