«Канатлы ат» ат-спорт ярышларын үткәрү традициясе 20 ел элек барлыкка килгән. "Аргамак" ат спорты комплексы ел саен "Канатлы ат" зур ярышларың беренче этабын үткәрә, анда күрше республикалар һәм бөтен Урал атлылары катнаша. Соңгы берничә елда әлеге ярышлар үткәрелми тора. Бүген ул Дүртөйле җирендә, "Канатлы ат" фестивалендә яңадан тергезелде. Кыю җайдаклар һәм шәп атлар беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар һәм ат спортын яратучылар дәрт һәм дәрман белән тулы ярышлардан ләззәт алды.
Тамашачыларны, мавыктыргыч ат чабышларыннан тыш, атлар парады, понилар узышы, сәнгать осталарының һәм үзешчән сәнгать коллективларының чагу иҗади чыгышлары, халык кәсепләре осталык дәресләре, милли тирмәләрнең искиткеч күренешләре һәм халык уеннары сөендерде.
Монда чагу, күңелле һәм үзенчәлекле фестиваль узды.
Фото: ВК