+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июль 2023, 17:35

"Яшьләр сабантуе-2023" гөрләп узды!

Бүген Краснокама районының Яңа Каенлык авылында "Яшьләр сабантуе-2023" узды.

"Яшьләр сабантуе-2023" гөрләп узды!"Яшьләр сабантуе-2023" гөрләп узды!
"Яшьләр сабантуе-2023" гөрләп узды!


Бәйрәмне ачу тантанасында үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, районның яшьләр хәрәкәтен үстерүгә, яшьләрнең сәясәтен һәм үсеп килүче буынны мәдәни-эстетик тәрбияләүгә зур өлеш керткән яшьләрне хөрмәтләделәр. Бу бәйрәм көнендә кунаклар өчен киң спорт, мәдәни һәм ял программасы тәкъдим ителде.
Ярышырга теләүчеләр өчен волейбол, көрәш, гер спорты, армрестлинг, шахмат һәм шашка буенча спорт ярышлары оештырылды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен халык уеннары уздырылды. Бәйрәм дәвамында төп сәхнәдә Краснокама районы авыл биләмәләренең үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
Кунаклар өчен башкорт, урыс, татар, мари ихаталары күрсәтелде. Чарада төрле остаханәләр үткәрелде.
«Халыклар дуслыгы йорты» филиалы «Никольский храм» тарихи-мәдәни үзәге Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көненә "курчак-оберег"лар күргәзмәсе әзерләгән иде. Теләге булган һәркем аларны үзе дә эшләп карый алды.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас