+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июль 2023, 13:40

Лагерь да тормыш мәктәбе ул!

Баласын беренче тапкыр җәйге ялга җибәрүче әти-әниләр нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

Лагерь да тормыш мәктәбе ул!Лагерь да тормыш мәктәбе ул!
Лагерь да тормыш мәктәбе ул!

Җәйге каникулларның иң кызган мәлендә күп кенә балалар лагерьга юл ала. Лагерьга бару – ул бала өчен гадәти ял көннәре генә түгел, ә үсеш баскычларының берсе дә. Анда бала билгеле бер сынау, тормыш мәктәбен уза. Әти-әни канаты астыннан вакытлыча гына иреккә чыгу, үзаллылык, җаваплылык, үзеңне шәхес итеп тою – кирәкле гамәл. Нәкъ лагерьда бала аралашырга, командада эшләргә өйрәнә, яңа дуслар таба. Сыйфатлы туклану, төрле кызыклы чаралар, иптәшләр белән аралашу, спорт уеннары, саф һава, көндәлек режим – болар барысы да бала сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Әлбәттә, кем өчендер бу сәяхәт беренчегә булачак. Баланы тәүге тапкыр лагерьга җибәрүче әти-әниләр нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

Ничә яшьтән?

Үсмернең мөстәкыйль сәяхәткә ничә яшьтә әзер булуын бары тик әти-әниләр генә тоемлый аладыр. Баланың яшеннән күп нәрсә тормый. Кайберләре 6-7 яшьтә дә үзаллы, ә икенчеләре 12 яшьтә дә үзе турында кайгырта белми. Әти-әниләргә шуны аңларга кирәк: лагерьда сезнең баланы беркем дә көйләп, киендереп, ашатып, кулларын юып, артыннан киемнәрен җыештырып йөрмәячәк. Шуңа күрә лагерьга җыеныр алдыннан балагызның әзерлегенә, мөстәкыйльлек дәрәҗәсенә бәя бирергә кирәк. Чөнки чамадан тыш кайгыртуга дучар булган “өй кошы”на лагерь тормышына күнегү авыр биреләчәк.

Әзерлеген ничек ачыкларга?

Лагерьда барлык балалар да өйне, әти-әнисен сагына, әмма һәр бала төрлечә. Кемдер лагерьдагы кызыклы, җанлы тормышка бик тиз ияләшеп китә һәм сагыну акрынлап икенче планга күчә. Монда күп нәрсә аның әти-әнисеннән читтә, әйтик, туганнарда, дәү әнидә кунакта яшәп карау тәҗрибәсенә бәйле. Әгәр балагыз моңа кадәр сездән аерылып торуны җиңел кичергән булса, ул бик аралашучан, тиз генә дуслар таба икән, лагерьда да артык проблемалар булмаска тиеш. Әгәр әти-әнидән башка яшәүне бик авыр кичерә, елый, аны бернәрсә дә кызыктырмый, йоклый алмый икән, лагерьда болар үзеннән-үзе юкка чыгар, дип өметләнергә кирәкми.

Үзе дә сайлашсын!

Лагерь – ул ял, ә ял күңелгә рәхәтлек бирергә тиеш. Ял файдалы да булсын өчен лагерьны бала белән бергәләп, аның кызыксынуларын исәпкә алып сайлагыз. Интернетта да мәгълүмат күп, лагерьларга еш йөрүче дус-ишләренең фикерләрен дә тыңлагыз. Сменаның озынлыгы, яшәү шартлары, программа һ.б. – барысын да җентекләп өйрәнегез.

Башта – якын арага

Беренче тапкыр барасы ял үзәге өйдән ерак булмаса яхшырак. Бу кирәк вакытта тиз генә бала янына бару, ярдәм кулы сузу өчен уңайлы булачак. Аннары беренче тапкыр баручы баланы озакка җибәрмәскә кирәклеген дә онытмагыз. Тәүге мөстәкыйль сәяхәт бер атна дәвам итсен, иң күбе – атна ярым.

Нинди документлар кирәк?

Баланы лагерьга җибәргәндә, ата-аналарга балаларының сумкасында булырга тиешле документлар җыярга кирәк. “Роспотребназдор” таләпләре буенча, бу исемлеккә юллама, медицина белешмәсе, ата-аналар һәм ял оешмасы тарафыннан имзаланган килешү, ата-аналардан нотариаль рәвештә расланган ризалык, медицина полисының күчермәсе, шулай ук баланың шәхесен раслаучы документлар (паспорт яки туу турында таныклык) керә.
Моннан тыш, әти-әниләргә балага яки вожатыйга туганнары белән элемтәгә керә алырлык телефоннар исемлеген бирергә киңәш итәләр.

Сумканы бергәләп җыегыз

Юлга бергәләп әзерләнегез, балагыз үзенә ошаган әйберләрен алсын. Әйберләр җыйганда бала үзенең нәрсәне кайчан киячәген, аларның кайда ятканын белергә тиеш. Шуңа да юлга чыгар алдыннан сумканы бергәләп тутырыгыз. Көннәр бозылып, суытып җибәргән очраклар өчен махсус аяк киеме, җылы киемнәр, хәтта “дождевик” салып кую да зыян итмәс. Бала өчен уңайлы, аңа ошый торган киемнәрне салыгыз. Дискотека, кичке чаралар өчен матур күлмәкләрен дә алсын. Шәхси гигиена кирәк-яраклары, баш киемнәре, черкидән саклаучы чаралар да үз урынын табарга тиеш. Телефон белән бергә зарядка туплау җайланмасы да онытылмасын. Өс-башны еш алыштыру, шәхси гигиена хакында да онытмагыз.

Кайтам, дип көйсезләнсә, нишләргә?

Иң мөһиме – үзегез паникага бирелмәгез. Башта сәбәбен ачыклагыз. Игътибар белән аны тыңлагыз, ачуланмагыз, гаепләмәгез, аңларга һәм хәленә керергә тырышыгыз. Вожатыйлар белән киңәшләшегез. Әти-әнинең ышаныч­лы, тыныч тавышы – адаптация уңышының нигезе. Лагерьда кыерсытсалар яисә дуслар табалмаса, мондый очракта балага ярдәм итәргә кирәк. Бу хакта лагерь җитәкчеләренә, вожатыйларга хәбәр итегез һәм аларның игътибарын адаптация авырлыкларына юнәлтегез. Иң мөһиме – балага вакыт һәм ияләшү мөмкинлеге бирегез. Гадәттә, адаптация өчен 3-7 көн вакыт кирәк. Ләкин бала сигезенче көнне дә килеп алуыгызны үтенә икән, димәк, аның сүзләренә колак салырга кирәк.

Ияләшә алмаса...

“Еласаң да, барып алмыйбыз”, – дип нык торыргамы? Юк, һич кенә дә болай эшләргә ярамый. Хәтта 12 яшендә дә үсмер лагерьда яшәүдән баш тартырга мөмкин, бу очракта аны көчләп үгетләүнең кирәге юк. Әгәр сезнең бала берничек тә лагерь тормышына күнегеп китә алмаса, дуслар тапмаса, тәрбиячеләреннән читләшсә, моны инде ял дип атап булмый. Киресенчә, файда урынына зыяны гына булачак. Әлбәттә, бу очракта аны өйгә алып кайтуыгыз хәерлерәк булачак. Әгәр бу хәлләрдән соң да бала лагерьга бару уеннан кире кайтмый икән, башка форматтагы сменаларны белешеп карагыз. Көндезләрен генә йөреп, кичкә йокларга өйгә кайта торган итеп көйләнгән оешмалар да бар бит.

Дарулар рөхсәт ителми

Лагерьга баручы балага үзе белән дарулар алу тыела. Һәр оешманың үз табибы бар, кирәк булганда, ул һәрвакыт ярдәм итәчәк. Әгәр бала табиб билгеләве буенча даими нигездә нинди дә булса препаратлар кабул итә икән, аларны лагерьның медицина хезмәткәренә, дәвалаучы табибның язма күрсәтмәләре белән бергә, тапшырырга кирәк. Даими дару эчеп торучы баланы лагерьда тәрбиячеләр дә контрольдә тотарга тиеш.

Янә дә тыела:

* пычак, лезвие ише кисүче, очлы әйберләр;
* хәвефле, шартлаткыч матдәләр;
* кыйммәтле бизәнү әйберләре;
* дарулар;
* тиз бозыла торган ризыклар, җиләк-җимеш, чипсы, газлы эчемлекләр;
* сигарет, алкоголь;
* кыйммәтле аудио һәм видео техникасы.

Дуслашып китү өчен гади кагыйдәләр:

* отрядтагы кызлар һәм малайларның исемнәрен исеңдә калдыр, ихлас, гадел бул, дөресен сөйлә;
* комсыз булма, әмма шәхси әйберләреңнең кадерен бел;
* әләкләшмә, ләкин авыр булса, өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкма;
* актив бул, уеннарда һәм спорт чараларында катнаш.

Фото: ufacity.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас