+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июль 2023, 10:30

Менә кемнәр ул – скандинавча йөрүчеләр!

Людмила Габделхакова яраткан һөнәренә 31 ел гомерен багышлаган.

Менә кемнәр ул – скандинавча йөрүчеләр!Менә кемнәр ул – скандинавча йөрүчеләр!
Менә кемнәр ул – скандинавча йөрүчеләр!

Краснокама районының Шушнур авылында яшәүче Людмила Габделхакова үзенең эшен почта бүлекчәсеннән башка күз алдына да китерми. Заманында ул Бөре медицина училищесын тәмамлый, үзе яраткан һөнәрне үзләштерә.

Кулына диплом алып, Яңа Мошты авылында хезмәт юлын башлаган кыз почтада эшләрмен дип уйлап та карамый. 1988 елда тормышка чыга һәм декрет ялына китә. Ә ялдан чыгуына якын-тирә авылларда эш булмый, Нефтекамага яки Яңа Бурага йөреп эшләве ерак. Шулчак лаеклы ялга китәргә җыенган авылдашы почтада үз урынын тәкъдим итә, Людмила вакытлыча эшләп торырга ризалаша.

– Шушы эшне яратып, гомер буе почтада эшләрмен дип уйлаганым да юк иде. Ә бит эш бер дә җиңел түгел: Яңа Мошты, Сабанчы, Яңавыл авылларына почта таратам, көненә 16 чакрымны җәяү үтәргә туры килә. Хәзер кешеләр таяк тотып, скандинавча йөрибез, дип мәш килә. Мин эчтән генә уйлыйм: почтальон көн саен скандинавча атлап күпме юл үтә икән, таяклары гына юк! Хәер, хәзер нәрсә ул, элек гәзит-журналлар тутырылган авыр сумка белән беррәттән, пенсия акчасын да күтәреп йөри идек – берничә авылга зур гына сумма! Минем юлым урман арасыннан үтә. Хәзер кайчак машина белән барганда да куркып куям, элек ничек шушы юлларны җәяү йөргәнбездер?

– Төп һөнәрегез – медицинадан китеп, башка тармакта эшли башлаганыгызга үкенергә туры килмәдеме? – дип сорыйм Людмиладан.

– Ә мин медицинадан аерылган кебек тә түгелмен, – дип көлә ул. – Авылларда гел өлкәннәр яши, фельдшерлык пунктлары юк, район үзәгенә ерак, шуңа да алар уколларын әзерләп, минем килгәнне көтеп тора. Кан басымын үлчәргә дисеңме, берәр төрле дару алып кайтыргамы – йомышлары төшеп кенә тора. Шулай итеп, мин медицинадан да аерылып бетмәдем. Соңрак, Саузбаш авылында ФАПка эшкә чакырганнар иде, тик почтадан китмәдем, ул яраткан эшемә әйләнде.

Авыл халкы, әлбәттә, мондый белгечне бик ярата, хөрмәт итә. Ачык күңелле Людмила һәркемгә ярдәмгә әзер.

– Элек эттән дә, бүредән дә курыкмый идек. Бервакыт бер авылда ихатага үттем, аларның кечкенә этләре бар иде, бу мине бернинди киртәсез үткәрде. Тик ишек бикле булды, хуҗалар юк. Чыгам дисәм, теге эт ташланмасынмы?! Өзгәләп ташларга әзер, чак ишегалдына посып калдым. Шулай итеп, хуҗалар кайтканчы утырырга туры килде, ярый әле кичкә кайттылар. Этнең гадәте шундый икән: кертүен кертә, тик чыгармый! Хәзер инде дистә еллар эчендә этләр дә үз итеп бетте, “аны һәр эт белә” дигән сүз минем турыда инде, – дип, елмаеп, 31 еллык эшенә байкау ясый хат ташучы.

Бүген Людмила Габделхакова – Шушнур почта бүлекчәсе мөдире. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен Элемтә министрлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. “Башкортстан Республикасының почта элемтәсе мастеры” дигән лаеклы исемгә ия.

– Минем медицинага килүем дә очраклы гына түгел иде, дүртенче сыйныфта укыганда онкологиядән әнием вафат булды. Әтием 12, 16 яшьлек апамнарны һәм 10 яшьлек мине кочаклап, ялгызы калды. Әмма кайгы моның белән генә бетмәде, бер елдан соң дәү әниебез үлде, аннары 18 генә яшьлек апам дөнья куйды. Шулчак миндә медик булам, кешеләрне чирләрдән арындырам, дигән теләк туды. Шуңа да ярдәм сорап килгән кешене беркайчан да кире какмадым.

Ә инде почтага эшкә килгәч, кешеләргә хатлар, күңелле хәбәрләр, көтеп алган матбугатны китерүнең тәмен татыдым. Элек бит халык матбугатны күп алдыра, күп укый иде! Почтальон сумкасы күтәрерлек булмый иде! Аны авыррак булган саен сөенебрәк илтәбез, халык укый, басмалар алдыра, дип шатланабыз. Ә бит ул чакта юллар да юк, кышларын кар өемнәре нинди биек була иде?! Халык икенче иде ул вакытта. Озак еллар бергә эшләгән Венера Николаевна белән еш кына шул чорларны сагынып искә алабыз. Ул да эшен бик ярата, “Аллаһка шөкер, эшемә бәйрәмгә килгән кебек киләм!” – дип шатлана.

– Ә эшегездә аерма, ниндидер алга китеш бармы? – дип сорыйм хәзерге “санлы” тормышны искә алып.

– Әлбәттә, бар! Модернизация безнең өлкәгә бик нык үтеп керде. Касса, электрон почта, факслар, социаль челтәрләр... Тормыш алга бара, элек болар барысы да кулдан башкарыла, кул белән тутырыла иде. Эчне кырганы шул гына: хәзер халык укымый, матбугат басмаларын бик аз алдыра. Элек бит һәр йортта “Кызыл таң” гәзитен, башка басмаларны алдыралар иде. Хәзер исә өч авылга булган 130 хуҗалыкның кырыгында гына гәзит-журналларга язылалар. Үзгәрешләргә килсәк, элек хатлар бик күп була иде, армиядән, читтә яшәгән балаларыннан булса, аны аеруча шатланып илтәсең! Хәзер исә шәхси корреспонденция азайса да, рәсмие күбәйде: салым инспекциясе, судлар, банклар, Пенсия фонды, суд приставлары күбрәк җибәрә хәзер хатларны. Шуңа да, Интернет, мобиль элемтә булуга карамастан, бездә кәгазь эше кимеп тормый. Шулай ук посылкалар, подписка, коммуналь хезмәтләр өчен түләү: вазыйфага кергән эшләрне саный китсәң, алар бик күп.

– Шулай да Сезне бу эштә нәрсә тоткарлады? Хат ташучының авыр хезмәте, түбән хезмәт хакы турында адым саен ишетергә туры килә. Ә Сез эшегезне яратып сөйлисез...

– Эш кайда да җиңел түгел, акчаны да беркайда да өеп куймаганнар. Без, авыл халкы, мал, бакча карап яшибез, шуңа күрә табыннарыбыз сыйлы. Ә инде эшкә килгәндә, кешеләр белән аралашасың, һәркем туганым кебек. Почта киләсе көнне капка алдына чыгып көтеп торалар. Кемдер өчен син – аларның капкасын ачып кергән сирәк кешеләрнең берсе. Капка алдына чыгып, каршы алганнар икән, хәл-әхвәл сорашып, тукталырга туры килә, тәртибе шулай. Өлкән кешеләрнең балалары, оныклары, чирләре турында сөйләшәсе килә, аларны да тыңлап аласың. Авыл халкы юмарт, ачык, чәй эчәргә дә чакырып торалар. Ил-дөнья яңалыклары, печән-утын хәлләре, бәрәңге үсәме, кайда каз-чебеш саталар – сораулар җыелып тора. Кайчак үзеңне бәләкәй авыл халкын “олы җир” белән бәйләп торучы элемтәче итеп тоясың. Менә шундый ул минем, яраткан эшем! – ди Людмила.

Тәҗрибәле белгеч Людмила Габделхакованы һөнәри бәйрәме белән котлап, эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез. Безне почта бүлекләрендә хезмәтләндергән, пенсия тараткан, хат, гәзит-журналлар китергән почта хезмәткәрләренең һәммәсен Русия почтасы көне белән ихлас тәбриклибез!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас