

Җәй җитү белән юлларда хәвефсезлек мәсьәләсе бермә-бер кискенләшә. Ни дисәң дә, кышын бозлавык дип руль артына утырырга шөрләбрәк торган “чәйнекләр” дә гамәли белемнәрен ныгытырга чыга, ә ике тәгәрмәчле транспортка – мопед, скутер, питбайк, мотоциклга атланып җилдерүчеләр исә юллардагы хәрәкәткә аеруча зур киеренкелек өсти.
Кичен саф һава суларга дип җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән асфальт сукмак буйлап тыныч кына атлап барганда, өстебезгә чак менмичә питбайкны иярләгән
12-13 яшьләр тирәсендәге ике үсмер чыжылдап узып китте. Бу хәл шулкадәр көтелмәгән булды, хәтта куркырга да өлгерми калдык. Тротуар бит транспорт өчен түгел! Аны-моны уйламый барган җәяүлеләр өстенә килеп менсәләр, кем бу фаҗига өчен җавап бирәчәк? Әлбәттә, балигъ булмаган баласына питбайк алып биргән әти-әни!
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе инспекторлары да чаң суга: җәй җитү белән үсмерләр катнашлыгындагы аварияләр саны күзгә күренеп арта. Алар арасында, әлбәттә, шул питбайк, скутер, мопед ише транспортка утырып чыгучылар гаебе белән эшләнгәннәре дә җитәрлек. Шул ук вакытта, 2014 елның декабрендә гамәлгә кергән закон буенча мопед яки скутер белән идарә итү өчен “М” категорияле водитель таныклыгына ия булу кирәк.
Дүртөйле шәһәрендә күптән түгел булган төнге бер рейд дәвамында гына да юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре биш мототранспорт иясен туктатып документларын тикшерде һәм шул биш водительнең икесе балигъ булмаган үсмерләр икәнлеге ачыкланды. Аларның водитель таныклыгы, мототранспортка башка документлары юклыгы билгеле булды. Үзләре кебек үк балигъ булмаган пассажирларның сәламәтлеген һәм гомерен хәвеф астына куеп, төнге шәһәр урамнары буйлап “очучы” үсмерләрне әти-әнисе нәрсә уйлап өйдән чыгарып җибәрде икән? Законнарны белмәсәң дә, балаңа кичке сәгать уннан соң урамга чыгарга рөхсәт бирү үзе үк аны зур куркыныч астына кую дигәнне аңлата. Тәүлекнең караңгы вакытында үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны артуы хакында телевизорны ачкан, яки вакытлы матбугат укыган һәркем хәбәрдар югыйсә.
Рейд ничек тәмамланды дисезме? Тиешле документларсыз рульгә утырган үсмерләрнең мототранспорты штрафстоянкага урнаштырылды, әти-әниләренә карата административ протоколлар төзелде.
Тик мондый рейдлар хәлне тамырыннан үзгәртә алмый. Урамнарда мопед ише транспортта ак-караны шәйләмичә җилдерүче үсмерләр саны кимеми. Алар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, юлда бер-берсе белән узыша, автомобиль водительләре өчен зур комачаулык тудыра.
Һәр әти-әнинең тормышында иң мөһиме – балалар. Газизләребезнең сәламәтлеге, гомере өчен без, өлкәннәр җаваплы. Үсмерлек чорында, әлбәттә, балаларның үзләрен “текә” итеп күрсәтәсе килә, шул сәбәпле алар мопед, скутер ише транспорт руле артына утырырга хыяллана. Әмма әти-әни булган кеше аек акыл белән эш итәргә, улына һәм кызына яшьтәшләре арасында мопедсыз да абруй яулап булуын аңлатырга тиеш. Биредә бераз статистика мәгълүматларын китерик: илебездә ел саен йөз меңнән артык скутер кебек ике тәгәрмәчле транспорт сатыла, аларның күбесен, әлбәттә, үсмерләр иярли. Шунысын да әйтик: транспортның иң хәвефлесе – ике тәгәрмәчлесе. Мисал өчен, шлемсыз скутерга утырган водительнең, җиңел автомобиль белән бәрелешә калса (анысының тизлеге сәгатенә 50-60 километр гына булса да), гомере өзеләчәк. Ике тәгәрмәчле транспорттан егылу гына да авыр тән җәрәхәтләренә китерә. Тикшерүләр шуны да күрсәтә: аварияләрдә, гадәттә, 5-29 яшьтәге кешеләрнең гомере өзелә һәм юл фаҗигаләрендә зыян күрүчеләрнең һәр тугызынчысы – 16 яшькә кадәр балалар һәм үсмерләр.
Былтыр Башкортстан аварияләрдә һәлак булучылар саны буенча Русия төбәкләре арасында бишенче урынга чыккан. Безнең республикада узган ел юлларда 409 кешенең, шул исәптән 14 баланың гомере өзелгән.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызның сәламәтлеген һәм киләчәген куркыныч астына куймыйк. Бәлки, безнең илдә дә Кытай тәҗрибәсен гамәлгә кертергә кирәктер? Анда тиешле документларсыз, водитель таныклыгы булмыйча мототранспортка утыручы үсмерләрнең “тимер атлар”ын тартып алып, трактор астына ташлыйлар.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан