+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июль 2023, 08:50

Айдар Галимов кисәтә...

Акыллы кешенең киңәшләренә колак салыгыз әле. 

Айдар Галимов кисәтә...Айдар Галимов кисәтә...
Айдар Галимов кисәтә...

Шәһәр мэриясендә узган оператив киңәшмәдә Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Рафаэль Әхмәтов шәһәрдә суда бәхетсезлек очракларын кисәтү чаралары турында хәбәр итте. Алар арасында яңа проект - "Пляж кагыйдәләре".

"Гражданнарны яклау идарәсе, "Вся Уфа" продюсерлык үзәге белән берлектә, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен пропагандалау максатыннан „Пляж кагыйдәләре“ проектын башлап җибәрде. Проектка билгеле кешеләр, җәмәгатьчелек фикере лидерлары җәлеп ителә. Җомгадан танылган җырчы Айдар Галимов катнашлыгында видеоролик трансляцияләнә башлады, чыгуның ешлыгы — тәүлегенә биш тапкыр", — дип белдерде Рафаэль Әхмәтов.

Ул шулай ук шәһәр мэры Ратмир Мәүлиевка әлеге телепроектта катнашырга тәкъдим итте.

Айдар Галимов әлеге роликта елга-күлләр буенда бигрәк тә балаларга күз-колак булырга кирәклеген искәртә. Аларга махсус жилет кидерү, ләкин барыбер яннарында булу зарур. Үз балаларыңны гына түгел, читләрнекен дә күздән яздырмау мөһим. 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас