Форумның төп максаты - бизнес һәм хакимиятнең турыдан-туры диалогын тәэмин итү.
Форум эшендә хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, эре тармак ассоциацияләре һәм берлекләре җитәкчеләре, шулай ук бизнес вәкилләре катнашачак.
Эшлекле программа территорияләрне тотрыклы үстерү максатларына ирешүгә юнәлтелгән актуаль трендларга һәм технологик инновацияләргә багышланган. Катнашучылар үз проектларын тәкъдим итә һәм дәүләт һәм муниципаль идарәнең санлы трансформациясе, төзелеш һ.б. өлкәләрдәге әйдәп баручы Русия һәм халыкара экспертлар белән тәҗрибә уртаклаша алачак.
Иң яхшы тәҗрибәләр традицион рәвештә форум кысаларында узачак тармак-ара күргәзмә экспозициясендә тәкъдим ителәчәк.
Чара кунаклары өчен төрле катнашу форматы, бай эшлекле һәм мәдәни программа каралган. «Акыллы шәһәр» проекты Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2018 елдан «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Санлы икътисад» гомумдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү сайтта бар.